Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда өченче диния нәзарәте төзелә


Чишмә районында Хөсәен-бәк кәшәнәсе янында узган мөселманнар җыенында тагын бер диния нәзарәте төзергә килештеләр.

Бүгенге көнне Башкортстанда “нибары ике генә” диния нәзарәте иде. Мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендәге Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте һәм Башкортстан диния нәзарәте рәисе мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге икенче мөфтият.

Әлеге җыенда Башкортстан нәзарәте башы Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин катнашмаган. Ул бу хакта фикерләре белән бүлешеп: “Безнең нәзарәт Русиядә теркәлмәгән. Аларның тагын бер нәзарәт төзүләренә шул сәбәпче”, диде.

Башкортстандагы дин белгече Вил Казыйханов бу уңайдан: “Русиядә православ чиркәү бүленми. Алар бер үзәктән торып җитәкчелек ителә. Безне бүлү кемнәргәдер бик файдалы. Кызганычка ки, дини җитәкчеләребез кемнәрнеңдер җырын җырлый”, дип белдерде.

Чишмәдә узган җыенда шулай ук Русия ислам академиясен төзү дә карар ителгән.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәтендә исә комментарийлар бирүдән баш тарттылар.
XS
SM
MD
LG