Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы мәхкәмә Нокса урманын кисүне тыйды


Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Нокса урманын кисүне дәвам итүне тыйды. Мәхкәмә карары нигезендә, Нокса урманындагы 86нчы һәм 8в йортлары янында, һәм шулай ук агачларның бер өлеше киселеп йортлар төзелә башлаган урында да ниндидер гамәлләр кылу өчен Казанның башкарма комитетына рөхсәт кәгазьләре бирү тыела.

Җәмәгать пулаты Казан башкарма комитетына Нокса урманына шәһәр урманы дәрәҗәсе бирүне тәкъдим иткән иде. Шулай ук архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә бу урынга парк статусы бирү проекты да бар. Нокса урманын саклау инициатив төркеме дә төрле чаралар үткәрде, мәхкәмәләргә шикаять итте. Болар барсы да Вахитов районы мәхкәмәсе карарына нигез булып торган.
XS
SM
MD
LG