Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар хөкүмәттән тыш оешмалар канунын думада карамаска чакыра


Русия хокук яклаучылары Дәүләт думасы депутатларын чит илләрдән грантлар алучы хөкүмәттән тыш оешмаларга таләпләрне көчәйтүне күзаллаган канун өлгесен карауны көн тәртибеннән алырга чакырды.

Русия президентының кеше хокуклары шурасы сәхифәсенә куелган документны 16 кеше, шул исәптән, бу шурадан чыгу турында белдергән Людмила Алексеева һәм Светлана Ганнушкина да имзалаган.

Документта мондый канун өлгесен җәмәгатьчелек белән тикшермичә ашыгып карауның президент фәрманына каршы килгәнлеге әйтелә. Фәрман нигезендә канун думада каралганчы кимендә 60 көн дәвамында җәмәгатьчелек аны тикшерергә тиеш.

Дәүләт думасы хөкүмәттән тыш оешмалар турындагы канун өлгесен җомга көне беренче укылышта карарга тиеш. Бу өлгедә читтән грантлар алып Русиянең сәяси тормышында катнашкан оешмалар “чит ил агентлары” булып танылачак һәм аерым исемлеккә кертеләчәк диелә.
XS
SM
MD
LG