Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада полиция һәм иминлек хезмәте каршылыгы


Полиция майоры иминлек хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган һәм кыйналган. Бу хәлләрне һәр ике як үзенчә аңлата.

Эчке эшләр министрлыгы мәгълуматларына караганда, оешкан җинаятькә каршы көрәш бүлегендә эшләүче Азер Мамедов иминлек хезмәтләре тарафыннан тоткарланган һәм кыйналган. Ул бернинди дә җинаять эшендә гаепләнмәгән булган. Аны кыйнаганда баш мие, бил, чигә һәм арт чүмеч сөякләре зыян күргән, башка урыннарында да тән җәрәхәтләре бар. Зыян күрүче бүгенге көндә башкаланың 21нче санлы хастаханәсендә ята.

Иминлек хезмәте биргән мәгълуматка караганда, Азер Мамедов этник җинаятьчел төркем әгъзасы булып тора, ул ришвәт алган вакытта тоткарланган. Аның белән бергә депутат ярдәмчесе, башкаладагы төзелеш ширкәтләренең берсенең җитәкчесе Айяр Бабиров та тоткарланган. Алар икесе дә азәрбәйҗан милләтеннән. Иминлек хезмәтенең матбугат үзәге аларның милләттәшләреннән ришвәт алуларын хәбәр итә. Аңа караганда, майор ялган җинаять эшләре ясап, шуларны ришвәткә ябу белән шөгыльләнгән.

Зыян күрүче Азер Мамедов бу хәлләрне шулай аңлатты: “Мин депутат ярдәмчесе Айяр Бабиров белән “Эврен” кәһваханәсендә эш турында сөйләшеп утыра идем. Сүз узган елның 9 декабрендәге “Тет-а-тет” кәһваханәсендә Бабировлар гаиләсенең зыян күрүе турында бара иде. Анда ике азәрбәйҗан төркеме арасында низаг чыгып, атышка кадәр барып җиткән иделәр. Шул хакта сөйләшеп утырганда кәһваханәгә бер төркем кеше килеп керде. Шулар арасыннан кара киемдәге, битлекле, автомат белән коралланган алты-җиде кеше безнең кулларны каерып идәнгә егып салдылар, башларга капчык кидереп иминлек хезмәте утырган бинага алып киттеләр. Мин үзем “опер” буларак, бер-ике сугуны аңлыйм, ләкин мине берничә сәгать туктамый кыйнадылар”.

Кыйналуда депутат ярдәмчесенең ике теше төшкән һәм бер күзе зыян күргән.

Азер Мамедов әлегә тикшерү бүлегенә гариза язмаган. Язачагы хакында да ирештерми.

Хокук яклаучылар иминлек хезмәте һәм полиция хезмәтләре генералларының уртак тел табачагына ышана. “Азаплауга каршы комитет” оешмасының Башкортстан бүлеге вәкиле Антон Фадеев та шулай дип фараз итүен белдерде.
XS
SM
MD
LG