Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган җырчы Алсу Уяндыкта концерт бирә


Җырчы Алсу
Җырчы Алсу

Башкортстанның Уяндык авылы зур Сабантуй мәйданын хәтерләтәчәк. Бирегә җырчы Алсу һәм аның әти-әнисе кунакка кайта.

Илеш районындагы Уяндык авылы – Алсуның әтисе Ралиф әфәнденең туган авылы. Алсу биредә 8 июль көнне, һәр елда шушы вакытта оештыра торган концертын күрсәтә.

Популяр җырчыбыз соңгы елларда әтисенең туган авылында бәйрәм оештыру гадәтен кертте. Анда ул махсус програмлы концерт та бирә. Быел да бик матур булачак бу бәйрәм. 8 июль көнне иртән үк Уяндыкка төрле тарафлардан кунаклар һәм Алсуны яраткан тамашачылар җыела башлый.

Җырчы Алсу әтисе Ралиф Сафин белән
Җырчы Алсу әтисе Ралиф Сафин белән
“Кичкә таба бирегә 20 меңләп кеше җыелачак”, - ди бәйрәмне оештыручыларның берсе - Ралиф Сафинның энесе Рәсүл әфәнде. Аның әйтүенчә, концерт үзе кичке җидедә башлана. Ә аңа кадәр берничә сәгать элек үк төрле уеннар һәм сабантуйлардагы ярышлар, бәйгеләр оештырыла. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр дә әзерләнгән. Тамашачылар арасында Татарстаннан, Пермь якларыннан, Оренбур өлкәсеннән дә кунаклар була. Алар ашкынып Алсуны күрергә һәм аның яңа җырларын тыңларга киләчәк.

Концерт башланганчы, Уяндыкта Шәҗәрә бәйрәме дә була. Анда Уяндыкта туып үскән данлыклы гаиләләрнең нәсел агачлары тәкъдим ителә. Ә кичен концертта Алсу үзе дә, бирегә махсус кунак сыйфатында чакырылган Мәскәү һәм Татарстан артистлары да, Башкортстан сәхнә осталары да чыгыш ясый.

Алсу бу юлы да инглизчә, русча һәм татарча җырлар башкарачак. Тулысынча татар телендә дөнья күргән альбомыннан да җырларны ишеттерер, яраткан җырчыбыз, диде бәйрәмне оештыручылар.
XS
SM
MD
LG