Accessibility links

Европа берлеге вәкилләрен Татарстан төрмәләренә кертмәгәннәр


Казан хокук яклау үзәгендә булган очрашу
Казан хокук яклау үзәгендә булган очрашу

Европа берлегендәге биш дәүләтенең Русиядәге илчелекләре вәкилләре Татарстанга кеше хокукларының торышы белән танышу өчен килде.

Европа берлегендәге дәүләтләр – Британия, Дания, Литва, Финляндия, Франция һәм Һолландиянең Русиядәге илчелекләре вәкилләре 4-5 июль көннәрендә Казанда булды. Бу аларның әнә шулай бергәләшеп Русия төбәкләрендә кеше хокукларының хәле белән танышу өчен беренче тапкыр юлга чыгулары. Бу сәфәрне оештырган Европа берлегенең Русиядәге вәкиллеге вәкиле, португалияле Карлуш Брито, Казан хокук яклау үзәгендә үткән очрашу вакытында: “Бу сәфәр вәзгыятьне үз күзебез белән күрергә, файдалы мәгълүмат алырга һәм төрле урыннарда көнүзәк мәсьәләләрне күтәрергә мөмкинлек бирә”, дип әйткән иде.

Әмма Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Европа берлеге вәкилләрен, алдан килешенгән булуга карамастан, тоткарланганнарны ябу һәм тикшерү барганда сак астында тоту урыннарына да, төрмәләргә дә кертмәгәннәр. Бары тик Татарстанда кеше хокуклары вәкиле Сәрия Сабурская һәм Европа берлеге вәкилләре белән булган очрашуга Татарстан эчке эшләр идарәсе һәм төрмәләр идарәсе (УФСИН) вәкилләрен генә чакырып сөйләткәннәр.

Павел Чиков (с), Владимир Рубашный, Игорь Шолохов
Павел Чиков (с), Владимир Рубашный, Игорь Шолохов
Ябылу урыннарында кеше хокукларының торышын күзәтүче иҗтимагый комиссия әгъзасы Владимир Рубашный фаразлавынча, тоткарлангач ябылу урыннарына һәм төрмәләргә кертмәүнең сәбәбе бер генә булырга мөмкин – өстән Мәскәүдән “кертегез” дигән күрсәтмә төшмәгән.

Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы Артем Хохорин инициативаны үз кулына алып, чит ил вәкилләрен тоткарлангач ябылу урыннарына кертүне хәл иткән булса, “Дальний”да булган вәхшилекләрдән соң полиция җитәкчелегенең кеше хокукларына мөнәсәбәте үзгәрә башлаганны күрсәткән дә булыр иде, ди Рубашный.

Күрсәткән очракта да, Рубашный, төркемнәрне бары тик иң яхшы урыннарга гына алып баруларын, гадәттә кеше хокуклары белән кызыксынучыларга маршрутның әллә кайчан ук әзерләнеп куйганлыгын, төрмәләрдә артыгын ычкындырмый торган “без барсыннан да канәгать” дип әйтә торганнар белән генә очраштыруларын әйтә.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, Европа берлеге вәкилләре дөреслекне бары тик Казан хокук яклау үзәгендә булган очрашуда гына ишетә алган.

Ике сәгатькә сузылган фикер алышуда Рубашный һәм Мөхәммәтҗанов, “Агора” төбәкара хокук яклау ассоциациясе җитәкчесе Павел Чиков, Казан хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов чыгыш ясаган. Европа берлеге вәкилләре аларга хәйран гына сораулар да биргән.

Төрмәләрдә ришвәт тә чәчәк аткан

Очрашуда Рубашный Татарстан төрмәләрендәге хәлләрне Европа берлеге вәкилләренә түкми-чәчми җиткергән.

“Төрмәләрдә эшләүче табиблар бу оешманың аттестацияләнгән хезмәткәрләре булып тора. Бу бит нормаль күренеш түгел. Ул иң беренче чиратта дәвалау турында түгел, ә түрәсе кушканны гына үтәү турында уйлый, чөнки ул аңа бәйле. Аның премияләрен, югарырак урынга күчүен дә төрмә башлыгы хәл итә. Ябылудагы кеше үзен кыйнаулары турында әйтсә дә, берәр җирем авырта дип белдерсә дә аның исе китми. Бу тармакның медицина хезмәте кичекмичә сәламәтлек саклау министрлыгына күчәргә тиеш. Әлегә төзәтү урыннарында кыйналган тоткын белән ниләр булганы ачылмый кала диярлек.

Мин ябылу урыннарында коррупциянең таралган булуы турында да сөйләдем. Бу кайбер төрмәләр өчен зур бәла булып тора. Вакытыннан элек чыгару өчен ришвәт алалар. Ябылганнар яшәгән биналарны төзекләндерү өчен гаепләнгәннәрдән куркытып, йә булмаса үгетләп акча җыялар.

Тагын бер зур проблем бар – ябылудагы кеше төрмәләрне һәм эчке эшләр идарәләрен контрольлек итә торган оешмага шикаять җибәрә алмый, йә булмаса язганнары цензурага эләгә. Төрмәдә утыручыга җитәкчелектән “без синең шикаятеңне җибәрдек”, дип әйтәләр, бу хакта ялган кәгазь күрсәтәләр, ә шикаять юк ителә”, ди Рубашный.

Аның сүзләренчә, төрмәләр идарәсе ябылудагыларга хокук саклануны тикшерүче җәмәгать комиссиясе булу турында белдермәскә тырыша. Күп мәсьәләләрне әлеге комиссия аша да хәл итеп булганлыгын әйтә ул. “Төрмәләр идарәсе дә, эчке эшләр идарәсе дә үзләренең абруйларын күтәрергә тырыша һәм алар моны бары тик әшнәлек аша гына тормышка ашыра”, дип сөйләве турында Рубашный Азатлык радиосына белдерде.

Кеше хокуклары бозылу телевидениегә чыкмый, газетларда язылмый

Игорь Шолохов Европа берлеге вәкилләренә Татарстанда полициянең башбаштаклыгы нәтиҗәсендә, аерым алганда “Дальнийдагы” хәлләрдән соң, хокук яклау үзәге тырышлыгы белән ачылган җинаять эшләре һәм тикшерүнең барышы белән таныштырган.

Булат Мөхәммәтҗанов
Булат Мөхәммәтҗанов
Мөхәммәтҗанов Европа берлеге вәкилләрен Татарстандагы сүз иреге мәсьәләсе дә кызыксындыруын әйтә. Алар төрмәләрдәге хәлләргә, полициянең башбаштаклыгына, гомумән алганда, кеше хокуклары бозылуга хөкүмәт контролендәге һәм шулай ук бәйсез газетларның мөнәсәбәтен сораган.

“Бездә матбугат министрлыгы вазифаларын үти торган “Татмедиа” бар. Кайбер очракларда ул цензура вазифаларын да башкара. Ул үзенә күп кенә мәгълүмат чараларын туплаган. Ә бәйсезләргә килгәндә, аларны бармак белән генә санарлык. Газетларда полициянең башбаштаклыгы турында мәкалә бастырып булмый диярлек. Ә бу хакта телевидениедә сюжет күрү бөтенләй булмастай хәл. “Яңа гасыр” да “Татарстан” телевидениесе дә моны бирә алмый. Ә калган ике телевидение – “Эфир” һәм “Казан”га килгәндә аларның җитәкчелеге эчке эшләр идарәсе белән бик тыгыз бәйләнештә. Алар да шулай ук җилгә каршы бармаячаклар”, дип сөйләдем ди Мөхәммәтҗанов.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, Европа берлеге вәкилләре аларның һәр сүзләрен теркәп барырга тырышкан һәм бу очрашудан Татарстанда кеше хокукларының торышы турында объектив мәгълүмат алуларын белдергән.
XS
SM
MD
LG