Accessibility links

Суслонгерны үткән татар


Мисбах Гыймалетдинов
Мисбах Гыймалетдинов

Суслонгер тормышын үз башыннан кичергән, хәзер Чаллыда яшәүче 87 яшьлек Мисбах Гыймалетдиновның бу хакта хатирәләре.

Икенче дөнья сыгышы чорында Русиядә бик күпләр өйрәнү лагерларында вафат була. Аларның саны бүгенге көнгә кадәр билгесез. Ниндидер сәбәпләр аркасында бу лагерларда үлүчеләрнең саннары да исәпкә алынмаган.

Бәлки, хәрби өйрәнү лагерларында ачлыктан, салкыннан, авырулардан вафат булучыларны ни рәвешледер исәпкә дә алганнардыр. Ләкин Мари Иле урманнары эчендәге Суслонгерда үлеп калучылар хакында мәгълуматлар юк. Интернет сәхифәләре дә, шушы лагерьда булучыларның саны, биредәге югалтулар хакында нинди дә булса саннар әйтә алмыйлар. Шулай да, сугыш кырына барып җитә алмыйча, мари урманнарында үлеп калучылар күп булды, дигән сүзләрне бик еш ишетергә мөмкин.

Суслонгер тормышын үз башыннан кичергән, хәзер Чаллыда яшәүче 87 яшьлек Мисбах Гыймалетдинов ул чорларны яхшы хәтерли: “Мине 1943 елның октябрендә Норлат районыннан Казанга алып киттеләр. Аннан Казаннан ерак булмаган Суслонгерга озаттылар. Шушы араны туктый-туктый, ике тәүлек бардык.

Суслонгерда хәрбиләр йөргән юл
Суслонгерда хәрбиләр йөргән юл
Баруга, 10-12 кеше итеп, баракларга тутырдылар. Ятаклар ике катлы иде. Кайсы баракларның идәненнән су саркып торды, ул суны ылыс ботаклары белән каплап, өстеннән йөрделәр. Барак уртасында тимер мич булды. Аны җылыту өчен биш-алты чакрым ераклыкта булган өйрәнү урыныннан агач күтәреп кайтырга мәҗбүр иттеләр. Тазарак солдатларга бүрәнә күтәртсәләр, бәләкәйләр бүкән күтәреп кайтты. Бүрәнәләрдән казарма төзесәләр, бүкәннәрне тимер мичкә яктык. Югыйсә, безнең бараклар янәшәсендә генә галәмәт зур нарат, чыршы агачлары да үсә иде.

Фанер сурәтләргә атарга, штык кадарга, граната атарга өйрәттеләр. Авылдан киеп килгән киемнәребезнең тез, терсәк турылары гел тишелеп бетте. Аяк киемнәрен тимер чыбык белән боргычладык. Ашау ягы үтә начар иде. Туң бәрәңгене кыргычтан уздырып, аш-баланда сыман нәрсә пешерәләр иде. Анда да кеше саен бер бәрәңге кисәге генә эләгә. Шуның янына ике-өч сынык ипи.

Суслонгер корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл
Суслонгер корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл
Безгә сугышка җибәрүләре хакында әйткәч, дәррәү килеп “ура” кычкырдык, үлсәк тә туйганчы ашап үләбез икән, дип сөендек. Китәр алдыннан безгә кипкән коры-сары гына бирделәр. Чыгып киткәч, беренче стансада ук туйганчы диярлек итеп ботка бирделәр. Шатлануның иге-чиге юк иде, солдатлар шундук көлешә, мәзәк хәлләр сөйләшә башлады.

Суслонгерда ачлыктан, авырудан үлүчеләр бик күп булды. Сафка тезелеп барганда да егылып, үлеп калучыларны гел күрдем. Алар өчен зират бар иде, шунда күмделәр. Андагы командирлар корткычлык белән шөгылләнгәннәр, дигән сүзләрне дә ишеттем.

Без киткәч, кемдер Мәскәүгә язган, ул хат Сталинга барып ирешкән, кебек сүзләр булды. Сталин тикшерү өчен Ворошиловны бирегә җибәргән, ул тикшерү барышында ашау-эчүнең нинди булуын күргән, хәтта лагерь ашын кашык белән болгатып та караган. Аннан азык, кием складларының түшәмгә кадәр дыңгычлап тутырылган булуына да шаккаткан, дигән сүзләр ишеттек. Барысын күргәч, мондагы командирларны аттырган. Монысы без киткәч була инде”, дип сөйләде Мисбах ага Гыймалетдинов.

Гарифҗан Галиев
Гарифҗан Галиев
Гарифҗан Галиев сугышта катнашса да, Суслонгер лагерена эләкмәгән. Ләкин авылдашлары, хезмәттәш укытучылар сөйләвен хәтерендә саклый: “Суслонгерда булган Габделхак Исхаков, Габдулла Әсхәдуллин сөйләвенчә, монда хәл бик начар булган. Корткычлык булган. Ашамасыннар дип, бәрәңге кабыкларына кадәр агу сибә торган булганнар. Авыр бүрәнәләр ташытканнар. Ач тормышка түзә алмыйча, күпләр үлгән. Бу-махсус эшләнгән”, дигән фикерләре белән бүлеште элекке тарих укытучысы, мәктәп мөдире, хәзерге вакытта Балтач районы Чепя авылындагы Халыклар дуслыгы музее мөдире Гарифҗан Галиев.

Мари Илендәге Суслонгер лагеренда йөзләгән, бәлки меңләгән татар да юк ителгәндер. Гарифҗан абый тарихчыларның шушы юнәлештә эшли башлауларына да өмет итә.
XS
SM
MD
LG