Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Төрекләр күзе аша Казан һәм Татарстан” күргәзмәсе ачылды


"Төрекләр күзе аша Казан һәм Татарстан" күргәзмәсе ачылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:50 0:00

"Төрекләр күзе аша Казан һәм Татарстан" күргәзмәсе ачылды

5 июль көнне Төркиянең Казан баш консуллыгы бинасында Татарстанда яшәүче төрекләр төшергән 80 фотодан торган күргәзмә ачылды.

Төркиянең Казан баш консуллыгында быел 4нче тапкыр оештырылган фотокүргәзмә ачылышында Төркия мәдәният һәм туризм министры Әртугрул Гүнай, Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Төркия һәм Татарстан депутатлары, җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар катнашты.

Күргәзмә ачылышында чыгыш ясаган Төркиянең Казан баш консулы Әхмәт Акынты, мондый күргәзмәләр оештырып Татарстан мәдәнияте һәм сәнгатенә үзләреннән өлеш кертергә теләүләрен белдерде.

Төркия мәдәният һәм туризм министры Әртугрул Гүнай исә, Төркия белән Татарстан арасындагы мәдәният һәм туризм өлкәсендәге хезмәттәшлекне кулларыннан килгәнчә тагын да ныгытырга тырышачакларын әйтте.

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанда яшәүче төрекләрнең республикадагы күпмилләтле халыкның бер өлеше булуын әйтеп үтте.

Татарстан парламенты депутаты Разил Вәлиев, бу күргәзмәнең башка күргәзмәләрдән аерылып торуын белдерде.

“Чөнки бу күргәзмәдәге фотолар, Татарстанда яшәүче төрекләр тарафыннан төшерелгән һәм аларның Татарстанны ничек күрүләрен чагылдыра. Һәрбер фотода бер мәхәббәт, яратып карау сизелеп тора. Төрек халкының безгә карата мәхәббәте шушы фотоларда бик ачык чагыла”, дип белдерде ул.

Фотокүргәзмәне быелның 7 августына кадәр Төркия баш консуллыгына килеп карарга мөмкин.
XS
SM
MD
LG