Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сурия дуслары" очрашуында Әсадка каршы чараларны кырыслатырга чакырдылар


“Сурия дуслары” төркеме очрашуында АКШ, Франция Һәм Британия Сурия президенты Бәшәр Әсад хакимиятенә каршы чараларны кырыслатырга чакырды.

Шулай ук бу илләр аларның кризисны чишү тырышлыкларына каршы төшүче Русия һәм Кытайга үпкә белдерде. Чарада 100 артык ил вәкиле катнаша. Анда Сурия оппозициясе вәкилләре дә чакырылган.

Русия һәм Кытай вәкилләре бу очрашуга килмәде. Британия тышкы эшләр министры Уильям Хейг, моннан соң Суриядә тыныч халыкны үтерү өчен җаваплылык бу илләргә ята, дип белдерде.

Франция президенты Франсуа Олланд һумантар ярдәмне арттырырга һәм оппозициягә элемтә чаралары белән ярдәм итәргә чакырды. Сурия рәсми хакимиятенә каршы чыгучы оппозиция вәкилләре илдә көч куллануны туктату өчен хәрби чаралар күрергә чакыра.
XS
SM
MD
LG