Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сөйки авылында “Булгариядә” һәлак булганнарга һәйкәл ачылды


Сөйки авылында "Булгария" корбаннарына һәйкәл
Сөйки авылында "Булгария" корбаннарына һәйкәл
Бүген Татарстанның Кама Тамагы районы Сөйки авылында 2011 елның 10 июлендә “Булгария” көймәсендә батып үлгәннәр истәлегенә һәйкәл ачылды. Каза бу авыл ярларыннан өч чакрымда Идел елгасында булды.

Һәйкәлгә узган елның сентябрендә дин әһелләре катнашында нигез салынган иде. Һәйкәл комплексында мәчет, чиркәү һәм мәрхүмнәрнең исемнәре язылган хәтер тактасы бар. Һәйкәл көймәләр йөргәндә төндә дә яктыртылып күренеп торачак.

Тагын бер һәйкәл суда урнаштырылды. Көймәләр аның яныннан үткәндә сигнал бирәчәк. Һәйкәлне ачуга килгән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, һәлак булганнарның гаиләләре алдында гафу үтенеп, "кулдан килгәнне эшләргә тырыштык, әмма бу безне акламый", диде. Русия президентының Идел буе бүлгәсендәге махсус вәкиле Михаил Бабич "беркемне дә онытмаска тырышабыз", дип белдерде.

Тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, каза булганда көймәдә 201 кеше булган. 122 кеше, шул санда 28 бала һәлак булды, 79 коткарылды.

Бүген кич Казан елга портында “Булгария” корбаннарын искә алу чарасы оештырыла.
XS
SM
MD
LG