Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Туганнарым борчылып гел Сүриягә шалтыратып тора”


Ифира Хәлимова Казанда вакытта. Август, 2010
Ифира Хәлимова Казанда вакытта. Август, 2010

Сүриядә гаиләсе белән гомер кичерүче Ифира Хәлимова Русия илчелегенең бер генә тапкыр да аларның хәлләре белән кызыксынмаганлыгын әйтә. Илдәге вәзгыять әле дә кискен булып кала. Сүриядә 30 меңнән артык Русия ватандашы яши.

Ифира Хәлимованың сүрияле Йосыфка кияүгә чыгып бу илгә китүенә 24 ел тулган. Биш бала үстерәләр алар. Быел Хәлимова инде әби булган. Әле ай ярым элек кенә кызы бала тапкан. Оныгына Тәмин исеме кушканнар. Бу яшь гаилә дә алар белән бергә тора. Илдәге кискен вәзгыять әлегә кадәр чишелмәгәнлектән, Татарстандагы туганнарының борчылып, әледән-әле шалтыратып торуларын әйтә ул.

“Хәзер генә Казанга кайтулар юк әле. Хәзер әби дә булдым, бездә бәләкәй малай бар. Аларны да ташлап китеп булмый. Ел саен кайтып та булмый, чөнки балалар да монда”, ди Хәлимова.

Сүриядә бәрелешләрдә, эзәрлекләүләрдә 16,5 мең кеше һәлак булды

Сүриядә президент Бәшәр Әсад хакимиятенә ризасызлык белдереп оппозиция күтәрелешләре башланганга 16 ай булды. АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон белдерүенчә, узган ай шушы вакыт эчендә бигрәк тә кан койгыч булды.

Оппозиция һәм хөкүмәт гаскәрләре бәрелешләре вакытында, кешеләрне эзәрлекләүләрдә 16 мең ярым кеше корбан булган. Бу хакта узган атна ахырында Франциядә узган “Сүрия дуслары” дип аталган төркем очрашуында әйтелгән иде. Йөздән артык дәүләт вәкиле һәм Сүрия оппозициясенең дистәләрче җитәкчеләре катнашкан чарага Русия белән Кытай вәкилләре килмәгәнгә, Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг: “Сүриядә тыныч халык корбан булуга нәкъ шушы ике ил җаваплылыкта”, дип белдергән иде. Сүриядә корбаннар булу турында хәбәр килмәгән көн сирәк.

Сүриядә хатын-кыз сәясәттән читтә

Хәлимова үзләре яшәгән Хәсәкәне Һомс, Дәръа, Аллепа һәм башка шәһәрләр белән чагыштырганда илнең тынычрак төбәгенә урнашуын әйтә. Аның сүзләренчә, Хәсәкәдә атышлар да, бәрелешләр дә юк.

“Бездә тынычлык үзе. Авылга да кайтабыз, әнә кешеләр яшелчәләр үстерәләр, монда да бернинди дә хәрәкәтләр юк. Инде 15-20 көнләп авылда ятабыз, андый-мондый хәбәрләр юк. Аллаһы Тәгаләгә тапшырдык, Ходай сакласын инде”, ди Хәлимова.

Хәлимовалар гаиләсе ике ел элек Хәсәкә шәһәреннән 80 чакрым ераклыктагы бер авылда җир алып, анда да йорт җиткергәннәр. Агачлар утыртканнар. Әледән-әле бу авылга кайтып торып килүләрен әйтә ул.

“Илдәге вәзгыятькә мөнәсәбәттә гади кешеләр нәрсә дип әйтә соң?” дигән сорауга, Хәлимова: “Мин бик сирәк өйдән чыгам. Кеше арасында сәясәт сөйләшеп утырганым юк. Хатын-кыз монда кемнең баласы, кайсының оныгы авырган, кем ни кигән, кем нәрсә теккәнне сөйләшеп вакыт уздыра. Монда халык иминлек һәм тынычлык тели. Монда һәркем үз эше белән мәшгуль. Хәсәкә ягында күпчелек авыл-хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Хәзер игеннәрен уралар, һәркем дә мәшгульдер”, ди.

Шулай да соңгы вакытта Сүриядә азык-төлеккә бәяләр арткан. Чәй, дөге, шикәр комы һәм башка көндәлек кулланылыштагы ризыкка бигрәк тә кагылган. Яшелчә, җиләк-җимеш чоры булганга – аларның алай артык кыйбат булмавын әйтә ул. “Бәяләр, гомумән, кыйбатланыр инде ул. Әле менә Рамазанга бераз төшәчәк икән дип тә сөйләнәләр, күп калмады бит инде”, ди Хәлимова.

Ифира күбрәк иренең туган-тумачалары белән генә аралаша. Аңа Хәсәкә шәһәрендә Русиядән тагын бер хатын-кыз яшәвен әйткән булганнар, әмма аның белән танышуны кирәк санамаган.

Хәлимова - Сүриядәге 30 мең русияленең берсе

Сүриядә яшәүче русияләр шактый. 30 меңнән артык икәне әйтелә. Аларның күпчелеге 1963 елда Сүриядә Баас социалистик фирка хакимияткә килгәч, Советлар берлегендә белем алып кайтканнарның җәмәгатьләре. Ул вакытта Советлар берлегеннән кәләш алу үзенә күрә бер мода була. Хәзерге вакытта Сүриядә хакимияттә, төрле ширкәтләрнең җитәкчелегендә эшләүчеләрнең күпчелегенең хатыннары элекке Советлар берлеге ватандашлары. “Дуслык кичәләре”ндә очрашу, бергә тулай торакта яшәп танышу кавышуга китергән. Сүриядәге кебек өйләнү өчен хәйран зур сумнардагы калымнар да түләп торасы булмаган.

Шушы 30 меңләп элекке Советлар берлегеннән чыкканнарның бары тик тугыз меңе генә Русиянең Сүриядәге илчелегендә теркәлгән. Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыганда Сүриядән килеп химия факультетында аспирантурада белем алучы Йосыф белән танышып, моннан 24 ел элек читкә киткән Ифира Хәлимова да әлегә кадәр Сүрия ватандашлыгы алмаган. Русия илчелеге исемлегендә ул.

Илдә хәлләр кискен булуга карамастан Русиянең мондагы ватандашларының хәле, аларның күпме булуы, кан кою дәвам итсә кайтару мәсьәләләре турында әлегә кадәр җитди борчылганы булмады. Үзенең исемен белдерергә теләмәгән Русия консуллыгы вәкиле «Нью-Йорк Таймс» газеты журналистына күчерү планының бөтенләй булмавын, кирәк була калса Сүрия шәһәрләренә автобуслар җибәреләчәген генә әйткән.

Хәлимова да илчелекнең аларның язмышы белән шушы 24 ел эчендә һәм вәзгыять бигрәк тә кискенләшкән соңгы ел ярымда бер тапкыр да кызыксынмавын әйтә. Үзе ул паспорт алыштырырга кирәк булганда гына консуллыка барган.

Русиягә Сүрия стратегик яктан гына файдалы

Дөнья җәмәгатьчелегенең Сүриядәге низагны чишү планнарына кушылмыйча Русия һәрвакыт диярлек үз карашын белдереп килде. Президент Бәшәр Әсад хакимиятенә, хөкүмәт гаскәрләренең вәхшилекләренә дә тел-теш тидермәскә тырышты. Русия бу ил белән стратегик яктан бәйләнгән. Советлар берлеге таркалганнан соң чит илләрдә калган бердән-бер хәрби ныгытма да Сүриянең Урта диңгез яры буена урнашкан. Русиянең Сүриягә һәр ел саен 700 миллион долларлык корал сатып торачагы турында килешүе дә бар.

11 июль көнне Сүрия оппозициясе вәкиле белән Русия тышкы эшләр министры очрашуы вакытында да Мәскәү оппозиция үтенеченә колак салмады.

Сүрия оппозициясенең читтәге иң зур оешмасы булган Сүрия милли шурасының башлыгы Габдел Бассет Сәйда Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашуда, Сүриядә “инкыйлап” башланырга тора, хакимиятне сәяси юл белән үзгәртү инде мөмкин түгел, дип белдерде.

Сәйда 1991 елда Советлар Берлегенең таркалуы белән чагыштырып, “Сүриядәге хәл оппозиция белән хөкүмәт арасындагы каршылыклар гына түгел”, диде.

Сүрия милли шурасы Төркиядә урнашкан. Аны көнбатыш һәм гарәп илләре яклый. Шура Бәшәр Әсадны президентлыктан китәргә чакыра.

Лавров, Мәскәү оппозицияне яклый башларга җыенмый, диде. Русия рәсмиләре берничә тапкыр, низагны Сүрия үзе хәл итәргә тиеш, дип илнең эчке эшләренә чит көчләрнең тыкшынуына ризасызлык белдерде.

****

Хәсәкә шәһәре илнең төньяк көнчыгышына урнашкан. Анда 82 меңгә якын кеше яши. Хәсәкәдән ил башкаласы Димәшеккә 600, Алеппога 494, Дәер әз-Зорга 179 чакрым.
XS
SM
MD
LG