Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил илчесе Татарстанда кино фестивале һәм мәдәни чаралар оештырырга тели


Чәршәмбе көнне Казанда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Израилнең Русиядәге илчесе Дорит Голендер очрашты. Миңнеханов Татарстанны Израил белән медицина, мәгариф һәм яңа технологияләр өлкәләрендә хезмәттәшлек кызыксындыра, дип белдерде.

Татарстанда яшәүче милләтләр арасында яһүдләрнең иң актив һәм эшчән булуларын әйтеп, президент Израил илчесенә быел июнь аенда Казанда яһүд музыкасы фестивале оештырылуы турында сөйләде, Казанның яһүд мәктәбен төзекләндерүгә акча хосусый һәм хөкүмәт чыганакларыннан тотылуын әйтте.

Израил илчесе Гелендер исә бу мәдәни хезмәттәшлекне ныгыту кирәклеге турында әйтте. Илче ханым сүзләренә караганда, Израил Татарстанда кино фестивале һәм башка төрле мәдәни чараларны оештырырга үз өлешен кертергә әзер. Тиздән Израилгә шәһәр транспорты системы белән танышу өчен Мәскәү шәһәр башлыгы Сергей Собянин җитәкчелегендә бер төркем рәсмиләр барачак. Миңнеханов бу өлкәнең Татарстан өчен дә мөһим булганын белдерде.

Очрашу вакытында Казан белән Израилнең бер шәһәренә туры очышлар оештыру ихтималы турында да сүз булды.

Казан белән Яшел Үзән чигендә “Яңа Тура” исемле зур базар комплексын төзү эшләре дә Израил эшкуары Шимон Вейнтрауб акчасына башкарылачак.
XS
SM
MD
LG