Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар яла ягуны җинаять итеп үзгәртү канунына ризасызлык белдерә


Бер төркем журналистлар җомга көнне Русиянең Дәүләт думасында каралачак, яла ягу өчен административ җәзаны җинаять кылуда җәза итеп үзгәртү турындагы канун өлгесенә ризасызлык белдерде.

Русиянең иң зур мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре кул куйган хатта әлеге канун өлгесе турында журналистлар катнашында парламентта тыңлаулары оештыру кирәклеге турында әйтелгән һәм ахырга чиктә ул канунның кабул ителмәве соралган.

2009-2011 елларда яла ягуда 800ләп кеше гаепләнгән. Аларның күпчелеге журналистлар һәм блоггерлар. Аларны яла ягуда гаепләүчеләр күп очракта рәсмиләр һәм хакимият вәкилләре булган.

"Яла ягу турындагы маддәне җинаять кодексына кертү белән түрәләргә үзләрен тәнкыйтьләп язган кешеләрне җәзаларга өстәмә юл ача", диелгән бу хатта.

Җомга көнне думада шулай ук чит илләрдән акча алып торган хөкүмәттән бәйсез оешмалар турындагы канун өлгесе дә кабул ителер, дип көтелә.

Президент каршындагы Кеше хокуклары шурасы мондый оешмаларны “чит ил агенты” дип атауга ризасызлык белдереп бу сүзне канун өлгесеннән алырга чакырды. Аның урынына шура бу оешмаларны "сәяси эшчәнлек алып барыр өчен акчаны чит илдән алучы оешмалар" дип атарга тәкъдим итә.
XS
SM
MD
LG