Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ТИҮе Украинада урыс телен көчәйтүгә каршы


Башкортстандагы ТИҮнең киңәйтелгән идарә утырышы
Башкортстандагы ТИҮнең киңәйтелгән идарә утырышы

Башкортстандагы ТИҮнең киңәйтелгән идарә утырышында Украинадагы һәм Башкортстандагы телләр мәсьәләләре каралды.

Җәмәгатьчелек оешмаларының күпчелеге җәйге ялларга таралган бер вакытта, Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы узды. Анда Украинадагы хәлләр искә алынды, татар теленең язмышы тикшерелде.

Рәмил Хөсәенов киңәйтелгән идарә утырышында
Рәмил Хөсәенов киңәйтелгән идарә утырышында
ТИҮнең идарә әгъзасы Рәмил Хөсәенов: “Күптән түгел Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Петербурдагы бер чарада катнашканда “Эхо Москвы” журналисты сорауларына җавап биргән иде. Анда ул журналистның: “Сездә милли проблемнар бармы?” дигән соравына милләтләрнең тигез һәм тыныч яшәвен әйтте. Ә инде журналистның башкорт телен урыс халкына укыту торышы турында соравына Хәмитов башкорт телен ирекле укуларын әйтте. Урыс журналисты өчен бу милли проблем юк дигән сүз. Ә безнең проблемнарны алар бөтенләй аңламый. Менә, ниһаять, Уфада демократик көчләр түгәрәк өстәл сөйләшүе уздыра башлады. Анда без дә катнаштык һәм проблемнарны аңлатырга тырыштык. Урыс миләтчеләренең бер өлеше аңламый һәм аңларга да теләми булып чыкты. Ләкин “Яблоко” фиркасе бүлекчәсе безнең хәлләрне белүен әйтте. Без акрынлап проблемнарыбызны аңлатып, аларны барлык демократик көчләр белән бергә чишүгә ирешергә тиеш”, дип чыгыш ясады.

Айрат Гыйниятуллин киңәйтелгән идарә утырынды чыгыш ясый
Айрат Гыйниятуллин киңәйтелгән идарә утырынды чыгыш ясый
ТИҮ рәисе урынбасары Айрат Гыйниятуллин: “Украинадагы хәлләрне күреп торабыз. Анда урыслар урыс теле статусы өчен көрәшә. Шул ук вакытта алар безнең дә шул хәлдә булганны аңламый. Без Украинада урыс телен рәсми тагуга каршы мөрәҗәгать кабул итәргә тиеш. Ул көннәр безгә дә килеп җитәчәк”, диде.

Утырышта нинидидер карарлар кабул ителмәде. Сөйләшүнең дәвамы алдагы утырышка калдырылды.

Җыелышта шулай ук милли үзаңны күтәрү, оешманың эшен җанландыру кебек мәсъәләләр дә каралды.
XS
SM
MD
LG