Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр президенты Конституция мәхкәмәсе карарын үтәргә җыена


Мисыр президенты Мөхәммәд Мурси Конституция мәхкәмәсенең президентның парламентны җыю турындагы карарын гамәлдән чыгару турындагы карары белән килешүен һәм аны үтәргә җыенуы турында белдерде. Мурси төрле сәяси көчләр белән диалог оешытыру һәм парламент тирәсендәге киеренкелекне мәхкәмә юлы белән чишү теләген белдерде.

Президент канун хакимиятенең өстен булуын һәм бернинди дә каршылык теләмәгәнен әйтте.

Якшәмбе көнне президент Мөхәммәд Мурси депутатларны эшкә керешергә чакырган иде.

Дүшәмбе көнне Мисыр парламентының беренче утырышы берничә минут дәвам итте. Утырыш туры эфирда телевидениедә күрсәтелде. Югары шура парламент сайлавы хәрәмләшүләр белән узды, депутатлар парламенттагы үз урыннарын ала алмый, дип белдергән иде. Ил белән идарә иткән Югары хәрби шура хакимиятне яңа президентка тапшырачагын белдерде.

Мурси бүген Согуд Гарәбстанына китте.
XS
SM
MD
LG