Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда халык исәбен алучыларга медальләр бирелде


Наталия Кропотова җан исәбен алуда катнашучыларның берсе Рамил Хәлимовка бүләк тапшыра
Наталия Кропотова җан исәбен алуда катнашучыларның берсе Рамил Хәлимовка бүләк тапшыра

Әлеге бүләкләрне Чаллы хакимиятенең башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова тапшырды. Ул 2010 елгы җанисәпнең шактый кыен шартларда узуын билгеләде.

Медаль тапшыру чарасының узуы гына да беркадәр сораулар уята. Җанисәп 2010 елда уза, инде 2012 елның икенче яртысы ваклана, нәтиҗәләр һаман ясалып бетмәгән икән. Шул нәтиҗәләр ясалып бетмәсә дә, халык санын исәпкә алуны оештыручыларга тырыш хезмәтләре өчен Русия буйлап медальләр тарата башладылар. Шул исәптән Чаллыда да 47 кешегә әлеге күкрәк билгесе бирелде. Шунысын искәртик, җан исәбен алуның төп нәтиҗәсе билгеле: Русия халкы, шул исәптән татарлар да кимү ягына бара.

Медальнең исеменә килгәндә, ул “2010 елда Бөтенрусия җанисәбен уздырудагы хезмәтләр өчен” дип атала. Әлеге бүләк хакимияттәге идарәләр, дәүләт системындагы оешмалар җитәкчеләренә, кайбер газетларның баш мөхәррирләренә һәм башкаларга тапшырылды.

Хәйдәр Галәветдинов
Хәйдәр Галәветдинов
Озак еллар Чаллы хакиме урынбасары булып эшләгән, җанисәптәге хезмәте өчен медаль белән бүләкләнгән булган Хәйдәр Галәветдинов Азатлык радиосы сорауларына җавап биреп: “Халык санын алу тиз арада барлык юнәлештә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирергә тиеш иде. Ике ел вакыт узды, илдә оештыру тәртибе булмаганлыгы тагын күренде. Дәүләт оештырган мондый чараларга халыкның элек тә, хәзер дә битарафлыгы бар. Кеше, моннан ни файда, дигән фикергә килә. Киләчәктә дә битарафлык булырдыр, чөнки кеше тормышын җиңеләйтү бик акрын бара. Туры юлны, дөрес байлыкны санау, аның кем кулында икәнен белү дәүләт өчен файдалы. Сәяси юнәлеш сан алу нәтиҗәләреннән торырга тиеш. Нәтиҗәне озак ясау, бу эш юкка гына эшләнмәдеме икән, дигән сорау да тудыра. Русиядәге халык санын бүгенге көн техникасын җигеп, күп дигәндә ике айдан соң игълан итәргә була иде. Ләкин милләтләр санын күрсәтүне милли республикаларның суверенлыгы белән дә бәйләделәр кебек. Шуңа, җанисәп әллә файдага, әллә зыянга узды, аңлашылмады. Бу чарада да кирәкми торган юнәлеш кузгатылды, мондый юл яхшылыкка алып бармаячак, дигән уйларым бар. Җанисәп барышында халык саны кимегән икән, минем гаеп юк. Бу эш безнең җирлектә генә башкарылмый. Чөнки дәүләт соңгы 20-25 елда халык турында кайгыртучанлык күрсәтми икән, шулай буласы билгеле. Ана капиталы башлангычы гына да беренче мәлне дөрес булып тоелса, аннан уңышсыз ягы күренде. Берничә бала тапкан анага бары бер баласы өчен генә ярдәм күрсәтелә. Калган балалар Русия ватандашлары түгелмени? Сәясәтчеләрнең яңа туганнарга карашлары тигез булмаганлыктан, гаделсезлек, бәхетсезлек тә чыга. Берләшкән гарәп әмирлекләрендә һәр туган балага 250 мең доллар салына. Бу мәсьәләне хакимияттә эшләгән елларда да күтәреп карадым, колак салучы булмады. Дәүләт үз халкының артуын хупламаса, син дә, мин дә берни эшли алмыйбыз”, диде.

Әлеге тантанадан соң беркадәр уен-көлкеле сүзләр дә ишетелде. ”Сайлауларны яхшы уздырган өчен дә медальләр тапшыра башламаслармы икән” дигән шаяртулар шундыйлар рәтендә.
XS
SM
MD
LG