Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауның татар төркемле бакчаларында балалар арта


Ижауның 116нчы балалар бакчасында сабыйлар тәрбия һәм башлангыч белем генә алмый татар теле дәресләренә дә йөри.

Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасында сабыйлар биш ел дәвамында бакчага йөреп, гомуми тәрбия һәм башлангыч белемне генә алмады. Алар татар теле дәресләренә дә йөрде. Сабыйларны кечкенәдән туган телебезне яратырга тәрбияче Рәсилә Гатауллина өйрәтте.

Балалар сөйләшергә, җырларга-биергә өйрәнде, хәтта театр түгәрәгендә дә татар телендә әкиятләрне сәхнәләштерде. “Бу төркем балалары ике әкияттә чын артистларча уйнады”, дип билгеләп үтте бакча мөдире Ольга Решеткина.

Рәсилә Гатаулина
Рәсилә Гатаулина
Чыгарылыш кичәсенә җыелган балалар бик матур итеп киенгән. Алар үзләре дә әкияттән килеп кергән геройлар кебек. Киләчәккә теләкләре дә бик зурдан. Озын итәкле ак күлмәк кигән кызчык әкият герое булырмын дип хыяллана.

Кемнеңдер бабасы хәрби очучы - оныгы аның юлын сайларга хыяллана, дусты да иптәше белән бергә шушы юлдан китәргә өметләнә, кемдер табиб булырга ниятли. Әле болар барысы да балачак хыялы, кем белсен, бәлки алар чынга ашыр.

Бакчада чыгарылыш төркеме балаларының тантанасы кызыклы итеп оештырылган иде. Балалар белән хушлашырга бакчага йөрүче иң кечкенәләр дә килгән. Төрле әкиятләрдән геройлар да балаларны мәктәпкә озатып, белем дөньясына чакырды, изге теләкләрен җиткерде.

Алсу Салават кызы
Алсу Салават кызы
“Балалар белән аерылу җиңел түгел, алар бик төрле, һәрберсе бик үзенчәлекле. Мин алар белән ике ел эшләдем. Үзләрен яратып өлгердем”, дип уртаклашты чыгарылыш төркеме тәрбиячесе Алсу Салават кызы.

Бакчада туган телебезне өйрәткән татар теле белгече Рәсилә Гатауллинага ата-аналар зур рәхмәтен җиткерде.

Балаларга алмашка тагын күп кенә нәниләр җыелган. Аларның күбесе татар гаиләләреннән. “Бу малайлар-кызлар киткәч кем белән эшләрмен дип тора идем. Быел ике группага балалар алдылар. Алар арасында берничә катнаш гаиләдән генә балалар, күбесе татарлар”, диде татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

116нчы бакчада үзгәрешләр дә көтелә. Бакча гаиләсе быел бер генә төркемгә түгел ике төркемгә артачак. Биредә төзелеш эшләре башланачак.
XS
SM
MD
LG