Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә: “Булгария” эше белән бәйле Ивашов төрмәдә кала


Бүген Татарстанның Югары мәхкәмәсендә Русия елга регистрының Кама бүлеге белгече Яков Ивашовның үзен төрмәдә калдыру вакытын озайтуга каршы биргән шикаяте кире кагылды. 28 июнь көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Ивашовны тагын 12 айга төрмәдә калдыру турында карар кабул итте.

"Булгария" көймәсе 2011 елның 10 июлендә батты. Фаҗига вакытында көймәдә 201 кеше бар иде. Аларның 122се, шул санда 28 бала һәлак булды. 79 кеше коткарылды. Көймәне Идел елгасы төбеннән 2011 елның 26 июлендә күтәрделәр.

Шул ук көнне транспорт кагыйдәләрен бозу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылды.

"Аргоречтур" ширкәте башлыгы Светлана Инякина һәм Яков Ивашов кулга алынды. "Булгария" батуына катнашы булуда шулай ук Идел буе диңгез һәм су транспорты идарәсенең Казан бүлеге башлыгы Владислав Семенов, транспортны күзәтүнең федераль идарәсенең Казан бүлеге башлыгы Ирек Тимергазиев һәм "Булгария" капитаны ярдәмчесе Рамил Хәмитовка гаепләүләр белдерелгән. Хәмитов бу көннәрдә Республика психиатрия хастаханәсеннән чыгарылды.

Фаҗиганең бер еллыгы корбаннарга һәйкәл ачу һәм Казан елга портында матәм чарасы белән искә алынды.
XS
SM
MD
LG