1 июльдә Питербурда башланган “ParkourcityRussiaTour” чараларын Русиянең 30 шәһәрендә оештыру ниятләнә. 16 августка кадәр Казаннан тыш Уфа, Оренбур, Чиләбе, Самар, Пенза, Калуга кебек шәһәрләргә барып күрсәтмә чыгышлар уздыру планлаштырыла.
“Без яшьләрне сәламәт тормыш алып барырга өндибез”, дип белдерде әлеге хәрәкәтнең башлап йөрүчесе Евгений Крыннин.
Аның сүзләренчә, Русиягә чемпионнар кирәкми, ә сәламәт яшьләр кирәк. Сәламәт яшьләр исә шушындый чаралар белән тәрбияләнә ала.
“Хакимият зур спорт чаралары оештырып күп кенә акчаларны җилгә очыра. Яшьләр белән нәтиҗәле диалог урнаштырылмый. Чемпионнар булдырудан күпчелек яшьләр бернинди дә файда күрми. Ә паркурда һәр катнашучы чыннан да үзенә файда ала. Бездә сүгенү, тәмәке тарту, хәмер эчү тыелган. Һәр спорт төрендә бер-берең белән ярышу төп максат булса да, паркурда киресенчә. Без үзара ярышучанлыкны кире кагабыз һәм һәр катнашучының бу чарадан файда алуын тәэмин итәргә тырышабыз”, дип белдерде Евгений Крыннин.
“ParkourcityRussiaTour” ның Казан өлешендә катнашкан Вилдан Шиһапов сүзләренчә, Казанда әлеге чара белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр юк.
“Паркур ул хәрәкәтләнү сәнгате. Әмма Мәскәү һәм Петербурда бу сәнгать белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр тудырылса да Казанда безгә авырлыклар гына булдырыла. Шәһәр түрәләре, полиция хезмәткәрләренә безнең шушылай төрле урыннарда сикереп йөрүебез бер дә ошамый. Махсус урыннар ясалса шунда шөгыльләнә алыр идек. Бездә күбрәк “Рубин”, “Ак Барс” кебек такым уеннарына гына игътибар бирелә”, дип белдерде Вилдан Азатлык радиосы сорауларын җаваплап.
Чараны оештыручылар паркур сүзен – французча, каршылыкларны үтеп чыгу сәнгате дип аңлата. Паркурның иң мөһим үзенчәлеге булып, махсус җайланмаларны кулланмыйча кешенең бары тик физик көче ярдәмендә “А” ноктасыннан “В” ноктасына барып җитү санала.