Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур өлкәсендәге Алабайтал авылы 260 еллыгын билгеләде

Июльнең җидесендә Оренбур өлкәсе Беләй районының Алабайтал исемле бердәнбер татар авылы үзенең 260 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге авыл Оренбур шәһәреннән тугыз елга гына яшьрәк. Алабайталга 1752 елда, иң элек, хәзерге Башкортстан җирләреннән күчеп килүчеләр нигез салып, Җаек елгасындагы чик буйларын саклау өчен казак гаскәрендә хезмәт итә. Соңрак, хәзерге Татарстан татарлары килеп урнаша. Кунаклар бер-бер артлы сәхнәгә менде, һәрберсе котлау өчен аеруча мөһим сүзләр табарга тырышты. [Фирүзә Әпсләмова фотолары]

XS
SM
MD
LG