Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алабайтал авылында Тукай бәйрәме


Балалар сәхнәләштергән "Шүрәле" әкияте
Балалар сәхнәләштергән "Шүрәле" әкияте

Габдулла Тукайның тууына 125 еллыгы алдыннан Оренбур өлкәсенең Алабайтал авылы мәктәбе укучылары тагын бер тапкыр шагыйрь иҗатының мәңгелек булуына инанды. Мәктәптә “Сөйкемле Шүрәле” исемле бәйрәм үтте.

Оренбур татар драма театры сәхнәләштергән “Шүрәле ачу сакламый” әкият-мюзикл авыл балаларын иҗатка этәрде.

Балалар Тукай әсәрләрен яхшы өйрәнгән, үзенчәлекле рәсемнәр ясаган. Башлангыч сыйныф укучылары шагыйрьнең әсәр каһарманнарын пластилиннан, агачтан, чүпрәктән ясаса, балалар бакчасына йөрүче сабыйлар Тукайның әсәрләрен рәсемнәр аша белдерде.

Балалар ясаган рәсем

Алабайтал мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лина Әхмәметова балаларның бәйрәмгә бик тырышып әзерләнүен әйтте:

“Без Сөйкемле Шүрәле” бәйрәменә мәктәп белән әзерләндек: башлангыч сыйныф балалары төрле әйберләрдән Тукай әкиятләренең геройларын ясады, кемдер җырлады – биеде, өченчеләре әсәрләрне сәхнәләштерде. Укучылар дәресләрдә шагыйрьнең күп әсәрләрен укыды, яттан өйрәнде”, диде ул.


Оренбур татар драма театры сәхнәләштергән "Шүрәле ачу сакламый” әкияте – Тукайның “Шүрәле”сеннән бөтенләй аерылып тора. Бу әкиятне “Шүрәле яңадан кайтты”, дип тә әйтеп булыр иде. Алабайталларны Шүрәле ролендә кечкенә Азат Мостафинның уйнавы сокландыра.

Әлеге спектакльне караганнан соң, балалар илһамланып кайтып, үзләре әкиятне куймакчы булып, эшкә тотыналар. Игътибар белән караганда, балалар киемнәрне дә, декорацияләрне дә театрныкына охшатып эшләгәннәр.


Шунысы да кызыклы, болар барысы да укучыларның күмәк эшләре, нинди генә материал кулланылмаган да, нинди генә Шүрәлеләр юк монда, ләкин барысы да сөйкемле...

Барлыгы 34 укучысы, 15 балалар бакчасына йөрүче сабые булган кечкенә Алабайтал авыл мәктәбендә үткән “Сөйкемле Шүрәле” бәйрәме “ Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.
XS
SM
MD
LG