Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә каты җил һәм яңгырлар көтелә


Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Краснодар өлкәсендә һава шартларының кисәк начарлануы, каты яңгыр һәм җил булачагы турында кисәтә. 7 июльгә каршы төндә су баскан Кырым шәһәренә якын буалар китәргә, күперләр җимерелергә мөмкин, дип хәбәр ителә.

Кырым шәһәрендә төзекләндерү эшләре дәвам итә. Шәһәрдә эшләгән ихтиярыйлар халыкка йокларга урын,түшәкләр, юрган һәм мендәрләр җитми, дип белдерде.

Дәүләт шурасы утырышында президент Владимир Путин Кырымда су басудан соң булган зыянны бетерү эшендә хакимиятләрнең һәм төрле хезмәтләрнең эше белән кәнәгать булмаганын белдерде.
XS
SM
MD
LG