Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда демографик вәзгыять яхшырган


Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева
Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева

Татарстанда 20 ел эчендә беренче тапкыр халыкның табигый үсеше күзәтелгән. 2006 елдан башлап республикада туучылар саны да арткан.

Республикада узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда быелның алты аенда 2537 бала күбрәк туган. Татарстандагы халыкның табигый үсеше 12 районда күзәтелгән. Узган ел исә бу күрсәткеч бары алты районда гына булган. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә, Кукмара, Азнакай, Әлмәт, Арча, Балтач, Саба кебек районнарда халык саны арткан. Ә менә Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан, Кама Тамагы кебек районнарда халык саны, киресенчә, кимегән.
Брифинг барышында тәкъдим ителгән күрсәткечләр
Брифинг барышында тәкъдим ителгән күрсәткечләр

Бүген Татарстан хөкүмәт йортында журналистлар белән очрашу уздырган сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов сүзләренчә, халык санының табигый үсешенә ике төп фактор йогынты ясый. Беренчесе туучылар санының артуы булса, икенчесе - үлүчеләр санының кимүе.

Айрат Фәррахов республикадагы халык санының табигый артуын күрсәтү максатыннан Татарстандагы күрсәткечләр белән гомумрусиядәге күрсәткечләрне гел чагыштырып барды. Әмма республикада кайсы милләтнең артуы яисә кимүе турында мәгълүмат бирмәде.

Татарстанда туучылар саны арта

Әйтик, Фәррахов сүзләренчә, быелның беренче яртысында туучылар санындагы үсеш 9,5 процент тәшкил иткән, ә Русия буенча бу күрсәткеч 7,1 процент булган. Иң күп бала туу очраклары Кукмара, Мөслим, Ютазы, Азнакай районнарында булса, иң аз бала туган районнар булып Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч районнары саналган.
Брифинг барышында тәкъдим ителгән күрсәткечләр
Брифинг барышында тәкъдим ителгән күрсәткечләр

Быелның беренче яртысында узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда үлүчеләр саны 734 кешегә кимрәк булган. Әлеге күрсәткеч тә Русиядәге үлүчеләр саныннан 10 процентка азрак күзәтелгән.

Фәррахов сүзләренчә, үлемнәр статистикасының 90 проценты нигездә өч мөһим факторга нигезләнә. Болар - йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш авыруы һәм өченчесе юл-транспорт һәлакәтләре.

Айрат Фәррахов: ”Татарстанда эчеп үлүчеләр арта”

“Татарстанстат” оешмасы республикадагы уртача гомер озынлыгы 72 яшь дип белдерә. Русия буенча исә бу күрсәткеч 69,9 яшьтә кала.

Министр, Татарстандагы демографик вәзгыятькә тискәре тәэсир итүче сәбәпләр итеп, хәмер эчеп үлүчеләрнең һәм юл фаҗигаләрендә үлүчеләрнең артуын атады.
Брифинг барышында тәкъдим ителгән күрсәткечләр
Брифинг барышында тәкъдим ителгән күрсәткечләр

“Татарстанда бу сәбәпләр аркасында үлүчеләр саны гомумрусия күрсәткечләреннән артыграк”, дип белдерде ул.

Димәк, Татарстан хәмер эчеп үлү һәм юл фаҗигаләре саны ягыннан Русия төбәкләрен уздыра булып чыга.

“Татарстан хатын-кызлары ир-атлардан 13 елга күбрәк яши”

Фәррахов, Татарстанның тагын бер юнәлештә гомумрусия күрсәткечләреннән калышуын бәян итте.

Министр сүзләренчә, Татарстанда соңгы елларда уңай демографик вәзгыять күзәтелсә дә, ир-атлар белән хатын-кызларның гомер озынлыгы аермасының 13 ел булуы борчылу тудыра.

Шуны да әйтергә кирәк, министрлар кабинетында узган очрашу тулысынча урыс телендә барды. Чара ахырында татарча яңгыраган сорауны министр урыс телендә җаваплауны өстен күрде.
XS
SM
MD
LG