Accessibility links

Кайнар хәбәр

Руслан асылынып үлгәч “көчләнгән” булып чыга


Руслан Айдарханов
Руслан Айдарханов

Гаскәрдә үлгән Руслан Айдархановның туганнары аның үлемен тикшерүне туктату белән килешми, югарырак мәхкәмәгә бара.

Руслан Айдархановның туганнарына Тикшерү комитеннан, гаеп белдерү өчен дәлилләр җитәрлек булмавы сәбәпле аның үлемен тикшерү туктатылды, дигән хат килде.

Свердлау өлкәсе Елань гарнизонында хезмәт иткән 20 яшьлек Руслан 2011 елның 3 сентябрендә авыл янындагы урманда асылынган килеш табылган иде. “Үз-үзенә кул салуга мәҗбүр итү” матдәсе нигезендә җинаять эше ачылган булса да, эш ун айдан соң ябылды. Әмма аның туганнары Руслан әнисе үлеменә, сагынуга түзә алмыйча армиядә үз-үзенә кул салган дигән рәсми нәтиҗә белән килешмәде һәм декабрь аенда Русланның мәетен казып алып бәйсез тикшерү уздырды.

Руслан Айдарханов җәсәде
Руслан Айдарханов җәсәде
Русланның асылынганчы көчләнгән булуы турында бәйсез тикшерүче Александр Власов белдерде. Аның сүзләренә караганда, Русланның көчләнгән булуы баштан ук билгеле булган, әмма хәрбиләр аны яшерергә тырышкан.

Егетнең тәнендә күпсанлы яралар булуы, аяк-кулларының кара януына карамастан, тикшерүчеләр акылга сыймаслык белдерүләр ясады. “Аның тәне асылынып торганда җил белән агачка бәрелгәннән киселгән,” диелде өч тапкыр уздырылган тикшерү нәтиҗәләрендә.

Арыслан авылы кешеләре гаскәргә протест белдерә
Арыслан авылы кешеләре гаскәргә протест белдерә
Чиләбе өлкәсе Арыслан авылы егете Русланның тешләре алынып алар урынына протез куелган булуына да тикшерүчеләр үз аңлатмасын тапты. “Руслан хезмәттә инде дүрт ай булды, ул вакыт эчендә ул үзенә яңа тешләр куеп өлгергән булырга мөмкин”, диелде.

Русланның туганнары эшнең туктатылуы белән килешмичә югарырак мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә җыена.
XS
SM
MD
LG