Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Болгарстанда Израил туристларын шартлатуга катнашы булуын кире кага


Иранның Болгарстандагы илчелеге Израилнең Бургас һава алынында автобуска булган һөҗүм артында Иранны гаепләүне кире какты.

Иран илчелеге белдерүендә Израилнең гаепләүләре “нигезсез” диелгән.

Израил рәсмиләре кичәге шартлауны Иран һәм аның Ливандагы Һизбулла оешмасы оештырды, дип белдерде.

Тель-Авивтан килгән очкычтан төшкән бер төркем туристлар утырган автобус һава аланында ук шартлаган. Нәҗәдә җиде кеше - Израилдән биш турист, болгар автобус йөртүчесе һәм интихарчы үзе һәлак булды, 30лап кеше яраланды.

Болгарстан премьер-министр Бойко Борисов сүзләренә караганда, интихарчының үзендә булган АКШта алынган машина йөртү рөхсәте ялган булып чыккан. Интихарчының кем булганы әлегә билгесез.
XS
SM
MD
LG