Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядәге кырымтатар оешмалары корылтай алдыннан гимнны үзгәртмәскә чакырды


Акмәчет паркында кырымтатар байрагы
Акмәчет паркында кырымтатар байрагы
21-22 июль көннәрендә Акмәчеттә Кырымтатар корылтаеның 5нче чакырылышының 4нче сессиясе үтәчәк. Утырышка Украина президенты Виктор Янукович һәм премьер-министры Николай Азаров чакырылган.

Сессиягә Төркия, Романия, АКШ һәм Үзбәкстаннан кырымтатар диаспораларының вәкилләре килүе көтелә.

Утырышта каралачак мәсьәләләрнең берсе – кырымтатар гимны булыр, дип көтелә. Быел 18 май кырымтатарларының матәм чаралары вакытында милли гимнның яңа сүзләр белән башкарылуы зур ризасызлык тудырды.

Кырымтатарларының милли гимны итеп 1991 елның 30 июнендә Номан Челебиҗиханның "Ант Биргәнмен" ("Ant Etkenmen") исемле җыры кабул ителде. Милли Мәҗлеснең кайбер вәкилләре гимның сүзләре искерде, дип аңа яңа сүзләр өстәргә тәкъдим итте.

Бу атнада Төркиянең кырымтатарлары оешмалары корылтай вәкилләренә мөрәҗәгать кабул итеп, тарихи гимнның сүзләрен ничек бар – шулай калдырырга чакырды.

“Кырымтатар корылтае милләтнең гимн үзгәртүдән башка мөһимрәк мәсьәләләрен карап хәл итәргә тиеш”, диелгән Төркия оешмалары белдерүендә.
XS
SM
MD
LG