Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткарланган мөселманнарның дини ихтыяҗлары үтәлми


Хокук яклаучылар мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдә катнашы бар дип шикләнелгәннәрне тоткарлап тору урынында булды.

Төрмәләрдә кеше хокукларының торышын күзәтүче иҗтимагый комиссия әгъзасы Владимир Рубашный 24 июль көнне 158 кешегә исәпләнгән беренче санлы ябып тору урынына баруларын әйтә. Алар барганда анда барлыгы 30 кеше, ә алар арасыннан алтысы мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң тоткарланган мөселман булган. Бу ябып тору урыны җитәкчелеге тагын алты мөселманны мәхкәмәгә алып киткәннәрен әйткән.

Рубашный сүзләренчә, аларга һәр мөселман белән дә сөйләшү мөмкинлеге тудырылган. Мөселманнар төрмәләрдәге гомум шартларга зарланмаса да, дини ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмауларына ризасызлык белдергән.

Владимир Рубашный
Владимир Рубашный
"Алар хәзер ураза ае барганга төнлә ризык һәм су бирмәүләренә зарланды. Ябып тору урыны җитәкчелеге, ризыкка килгәндә, үзләренең мөселманнар өчен аерым шартлар тудырырга тиеш түгеллеген әйтте. Мөселманнар тәһәрәт алыр өчен аерым савыт булмауга да зарланды. Савытларга килгәндә, анда аларның кружкалары гына бар. Әмма мөселманнар аның белән тәһәрәт алырга ярамаганлыгын аңлатты. Без ябып тору урыны җитәкчелегеннән мөселманнарга пластик шешәләр таратуны сорадык, алар: "Уйлап карарбыз", дип әйтте. Шулай ук бу ябып тору урынына кабул иткәндә билдән түбән һәм тездән югары өлешләрен чишендереп тентүләренә дә берәү ризасызлык белдерде", ди Рубашный.

Мөселманнар хокук яклаучыларга бернинди гаепләре булмаган килеш, дәлилләмичә тоткарлауларына ризасызлык белдергән.

"Ябып тору урыны башлыгы безгә мөселманнарны тоткарлап китереп торалар һәм ике-өч көн эчендә тоткарланганнарны чыгарып та торуларын әйтте", ди Рубашный. Башлык һөҗүмнәрдән соң 24 июльгә кадәр 24 мөселманны тоткарлап үзләренә китергәнне белдергән.

Беренче санлы тикшерү барганда ябып тору урыны Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе янында Карл Маркс урамына урнашкан. Казандагы бер телеканалның "тоткарланган мөселманнар өсте-өстенә өелгән, әлеге урынга 200ләп кеше китерелгән" дип хәбәр бирүе хокук яклаучыларны анда барырга этәргән.
XS
SM
MD
LG