Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Домодедово"ны шартлату эше мәхкәмәгә тапшырылган


Русия баш прокуратурасы үткән елның гыйнварында “Домодедово” һава аланындагы шартлау эшен мәхкәмәгә тапшырды.

Шулай итеп хөкемдар алдына 4 кеше басачак: Ильяс һәм Ислам Яндиев, Әхмәт Евлоев һәм Бәшир Хамхоев.

Аларга террор оештыру, үтереш һәм тагын берничә мәддә белән гаепләү белдерелгән. Элегрәк Русия Тикшерү комитеты шартлауга 28 кешенең катнашы булуы хакында белдергән иде. Ингушетиядә булган махсус чарада аларның 17 үтерелгән иде, 6 кеше федераль дәрәҗәдә эзләнә.

“Домодедово” һава аланында террорчы Мөхәммәд Евлоевның үз-үзен шартлатканнан соң 37 кеше үлгән иде, 172 кеше яраланды.

Тикшерүчеләр фикеренчә, әлеге террор гамәле кыр командиры Доку Умаров тарафыннан оештырылган.
XS
SM
MD
LG