Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар хатыннары автобуслар йөртә


Илмира Нәфыйкова
Илмира Нәфыйкова

Элек маршрут автобусларын ир-егетләр генә йөртә иде. Быел шәһәрнең берничә маршрут автобусын хатын-кызлар йөртә башлады.


Татар кызлары автопаркта күп. Алар автобус салонында пассажирларга билет сатучы гына түгел, ә автобусларны йөртүче дә. Һәм әле ничек йөртәләр бит!

Шәһәр юллары машиналар белән тулы. Еш кына үзәк урамнарда тыгыннар да хасил була. Шундый машина һәм кешеләр белән тулы урамнарда йөрүе куркыныч та тудыра. Машинада үзеңнең сәламәтлегең өчен генә җаваплы булсаң, җәмәгать транспортын йөртүчеләр берничә дистә пассажир гомере өчен җаваплы. “Шундый үтә дә җаваплы эшкә батыр йөрәкле кызларыбыз алынган. Шәһәр буйлап өч хатын-кыз автобуста кеше ташый. Аларның берсе Илмира Нәфыйкова”, диде автобус паркының генераль директор урынбасары Илшат Гыйлфанов.

Шат күңелле, аралашучан Илмира Нәфыйкова яшьтән үк техника белән кызыксына. Машина йөртергә өйрәнә. “Техника белән кызыксынуым әтиемнән киләдер. Ул гомере буе рульдә булды”, диде Илмира.

2006 елда машина йөртә башлый. Таксида эшли. Тик кызның хыялы – автобус кабинасына утыру. Ул елларда автобус йөртүчесе итеп хатын-кызларны кабул итмиләр. Илмира троллейбус йөртүчегә укып чыга. Берничә елдан күптәнге хыялын тормышка ашыра. 2012 елның мартында Илмира Нәфыйкова автобусны “йөгәнли”.

Һәр рейс алдыннан автобусны тикшереп чыгу, чистарту – яшь йөртүче өчен кагыйдә. Үз кабинасында да тәртип. Тузан сөртү, приборларны карап чыгу. Шул ук вакытта көзге алып, үзенә дә тиз генә күз салып өлгерә ул. Хатын-кыз кайда да хатын-кыз булып кала. Бераз буянып та куя. Рульне нык итеп тотарга бармакларындагы маникюр да, биек үкчәле аяк киеме дә комачауламый. Дөрес, педальләргә басарга җайлы булсын дип ул аяк киемен салып куя һәм вакыты җитүгә юлга – юлчылар ташырга чыга.

Дөрес, юл кагыйдәләрен бозучылар борчу тудыра. Алар үзләре турында да, автобус барганда алдына кисеп үтеп керүне бернигә дә санамыйлар. Шуңа да, юлның уң читен җәмәгать транспортына бирергә дигән канун кабул ителде. “Әмма ул әлегә бөтенләй үтәлми. Юлда тәртип бозучыларны видео яисә фотога төшерәм. Бу беренчедән, теркәлгән факт. Шулай ук андый машина йөртүчеләргә психологик яктан да тәэсир итә”, диде Илмира.

Автобус йөрүченең иң беренче вазифасы – үз вакытында һәм бәла-казасыз пассажирларны ташу. Ә алар, күп очракта, автобус кабинасында кем утыруына игътибар да итми. Безнең сораулардан соң гына рульдә хатын-кыз булуын күреп, аның машинаны яхшы йөртүен билгеләде пассажирлар.

Әлеге пассажирлар рульнең кем кулында булуына игътибар итмәсә, Илмираның ничек автобусны йөртүен бик еш салонның алдына ук үтеп күзәтеп тә баралар икән. Әлегә сүз кушмыйлар – ир-егетләр кызның җаваплы эштә булуын аңлый, күрәсең. “Әмма тукталышта төшеп бармаклары белән “афәрин” дип ишарә ясап китәләр”, диде Илмира Нәфыйкова.

“Рульдә хатын-кыз булганда салонда без, кондукторлар, үзебезне яхшы хис итәбез диде рейска Илмира белән чыккан Людмила Ипатова.

“Тиздән автобус кабинасына тагын берничә хатын-кыз утырачак. Алар инде хәзер өчәү генә түгел, алтау булачак”, диде автобус паркының генераль директоры урынбасары Илшат Гилфанов.
XS
SM
MD
LG