Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген Лондонда 2012 елның җәйге Олимпия уеннары башлана


Ярышларның рәсми ачылышы җомга көнне кич 80 мең кеше сыйдырышлы стадионда булачак. Телевидение аша бу чараны төрле илләрдә бер миллиард кеше караячак дип көтелә.

Алдагы 3 атнада 204 илдән 10 меңнән артык спортчы бер меңләп медаль өчен ярышачак.

Олимпиадага Татарстаннан 22 спортчы китте.

Британия патшабикәсе Елизавета II Букингем сараенда ил җитәкчеләре өчен тантаналы мәҗлес үткәрә. Лондынның мәшһүр Гайд-паркында бәйрәмгә багышлаган концерт үтәчәк.

Русия Олимпиадасын танытуга багышланган чараларда Башкорстанның Фәйзи Гәскәров исемендәге ансамбле дә чыгыш ясарга тиеш.
XS
SM
MD
LG