Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Кабан арты мәчетендә ятимнәр өчен ифтар үтте


Казанның Кабан арты мәчетендә ятимнәр өчен ифтар үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:44 0:00
йөкләү

Казанның Кабан арты мәчетендә ятимнәр өчен ифтар үтте

27 июльдә Казанның Кабан арты мәчете Дәрвишләр бистәсендәге 11нче мәктәп-интернатта тәрбияләнүче ятим һәм акылга зәгыйф балалар өчен ифтар оештырды.


Ифтарга ятим һәм акылга зәгыйф булган 70тән артык бала килде. Балаларга иң башта алдан әзерләнгән күчтәнәчләр таратылды. Аннан соң ифтар ашы уздырылды. Ифтардан соң ислам дине, пәйгамбәрнең кем булуы, Корьән һәм Рамазан ае турында кыска гына мәгълүмат бирелде. Шулай ук каллиграфия дәресе үткәрелде.

Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин әлеге мәктәп-интернат балалары белән Рамазан аенда гына түгел, башка вакытларда да шөгыльләнүләрен сөйләде.

“Ә уразада без аларны һәр җомга көнне мәчеткә чакырабыз”, диде ул.

Бу мәчет Дәрвишләр бистәсендәге балалар белән инде 22 ел шөгыльләнә икән.

“Безнең эшебез аларны ашату гына түгел, аларга тәрбия бирү. Без балаларга мөселман динен, әдәп-әһлак турында аңлатабыз. Ә үсә төшкәч алар кайсы якка барачакларын үзләре карар итәр. Иң мөһиме - бездән хәрәкәт, ә нәтиҗәсе Аллаһы Тәгаләдән”, диде Сәетҗәгъфәр хәзрәт.
XS
SM
MD
LG