Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гауга чыгарган күсәк юк ителде


Түбән Кама колониясендә табылган агач күсәк
Түбән Кама колониясендә табылган агач күсәк

Хокук яклаучыларның Түбән Кама колониясендә күсәк табылуы турындагы хәбәре рәсмиләргә "аңлашылмый" калды.

Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль оешмасының Татарстан идарәсе, хокук яклаучылар Түбән Кама колониясе сакчыларында агач күсәк табылуы турындагы хәбәр белән “җәмәгатьчелек фикеренә йогынты ясарга һәм идарәнең эшен начар итеп күрсәтергә тели” дип белдерде. “Аларның бу гамәле аңлашылмый” диелгән бу белдерүдә.

Татарстан җәмәгать комиссиясенең бер төркем күзәтүчеләре Түбән Камада туберкулездан дәваланган тоткыннар тотылган 1нче санлы колониядә булганда сакчылар бүлмәсендә “Тынычландыру даруы”, “Анальгин”, “Һеморрой даруы”, “Ай һәм Сочига юллама”, “Прокурор” һәм “Адвокат” дип язылган 40 см чамасы озынлыкта агач күсәкне күреп, бу хакта Казан хокук яклау үзәгенә хәбәр итте.

“Колония җитәкчелеге бу күсәкнең кайдан килүен һәм нәрсәгә тотылуын аңлата алмады. Болай булгач, күсәкнең тоткыннарны кыйнау һәм мыскыл итү өчен кулланылу ихтималы була ала”, диде төрмәдә булып кайткан комиссия вәкиле Владимир Рубашный.

Җәмәгать комиссиясе колониягә барулары турындагы мәгълүматны Җәзаларны гамәлгә ашыру федераль оешмасының Татарстан идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишинга җибәрде.

“Бейсбол таягына охшаш мыскыллау сүзләре язылган күсәк 25 июль көнне Түбән Каманың 1нче санлы колониясендә тикшерү барышында табылды. 26 июль көнне күсәк яндырылды. 2012 ел башыннан бирле Татарстан төрмәләрендә сакчыларның тоткыннарга карата көч куллануның сигез очрагы теркәлгән. Аларның барысы да җәзаларны гамәлгә ашыру оешмасы тарафыннан канунлы дип табылды”, диелгән Татарстан идарәсе белдерүендә.

Җәмәгать комиссиясе бу эшне Татарстан прокуратурасына тапшырды.
XS
SM
MD
LG