Accessibility links

Кайнар хәбәр

2015 елда Уфада ике халыкара саммит үтәчәк


2015 елда Башкортстан башкаласында Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС (Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка республикасы) саммитлары үтәчәк, дип хәбәр итте Уфа шәһәр хакимияте.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасына Казакъстан, Кыргызстан, Кытай, Русия һәм Таҗикстан керә. Бу дәүләтләрнең башлыклары 2001 елдан бирле даими очрашып тора. Оешманың саммитлары Петербур, Мәскәү һәм Екатеринбурда да узды.

БРИКС саммиты исә 2006 елдан бирле үтә. Русиядә БРИКС башлыклары очрашуының бары тик Екатеринбурда узганы бар.

Бу ике зур очрашу алдыннан Уфада халыкара дәрәҗәдәге берничә кунакханә салу, һава аланын заманчалаштыру каралган.
XS
SM
MD
LG