Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ясәвиев: "Чын экстремизмга каршы көрәшергә кирәк"


Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

Казан федераль университеты галиме Искәндәр Ясәвиев социаль челтәрләр аша Татарстан эчке эшләр идарәсенең экстремизмга каршы үзәгенә мөрәҗәгать итте. Ясәвиев фикеренчә, экстремизмга каршы үзәк тыныч демонстрацияләрдә катнашучыларга игътибарын юнәлткәнгә, республикадагы башка көчләрнең шартлаулар һәм үтерүләр әзерләвен белми калган.

Ясәвиев Татарстан эчке эшләр идарәсенең экстремизмга каршы үзәгенә язган мөрәҗәгатен хат итеп әлеге оешмага җибәрмәгән, ә социаль челтәрләргә: Вконтакте һәм Фейсбуктагы үз битенә урнаштырган. "Экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләренең минем битләрне һәрвакыт күзәтеп торуына шигем юк", ди Ясәвиев. Үзәктән җавап килер дип тә өметләнми ул. Мөрәҗәгатьне урнаштырып сәгатьтән аз гына артык вакыт узуга ук әлеге ике сәхифәдә дә дистәдән артык кешенең бу мөрәҗәгатьне хуплавы аның күңелен күтәргән. Болай булыр дип көтмәгән ул.

"Бу хакта гел әйтелеп торса, ниндидер адымнар ясалса, зур әһәмияткә ия булыр иде. Дәшми калу дөрес стратегия түгел. Мондый вакытларда безнең бер-беребезгә теләктәш, бердәм һәм күмәк булуыбыз, протест чараларында катнашучыларның бер-берсенә ярдәм итеп торуы кирәк", ди Ясәвиев.

Шулай ук аның протест чараларында катнашкан башка берәүләргә карата басым булу-булмауны да беләсе килә. Кешеләр ялгыз гына калмасын һәм аларга ярдәм кулы сузу мөмкин булсын өчен аралашып, булган хәлләрне ачыктан-ачык шунда ук социаль челтәрләрдә җиткереп тору кирәклеген әйтә ул.

Әле моңа кадәр оппозиция чараларында катнашкан берәүнең дә, эзәрлекләнгәннәрнең һәм шулай ук ниндидер басым булачагын сизгәннәрнең, үз фикерен социаль челтәрләр аша ачыктан-ачык итеп җиткергәне булмады.

Ясәвиев 30 июль көнне экстремизмга каршы үзәккә язган мөрәҗәгатендә болай ди: "Миңа протест рәвешендәге гражданлык хәрәкәтләрем белән кызыксынуыгыз һәм бу хакта университет җитәкчелеге белән бәйләнешкә керүегез билгеле булды. Сезгә хәбәр итәсем килә, бу хәлдән соң мин куркып калмадым һәм хәзерге Русия хакимиятен тәнкыйтьләгән пикетларда, митингларда, урам йөрешләрендә катнашудан туктамаячакмын. Конституция белән беркетелгән хокукым бу минем. Шул ук вакытта, сезнең арада да аек акыллы кешеләр бардыр дип ышанып, күзгә бәрелеп торган икенче бер хәлне ассызыклыйсым килә. Экстремизмга каршы үзәк сайлауларда хәрәмләшүләр булганга барлыкка килгән тыныч протест чараларында катнашучыларга игътибарын юнәлткән вакытта башка көчләр шәһәрдә һәм республикада шартлаулар һәм үтерүләр планын эшләп яткан. Эшегездә әһәмиятле булган әйбергә мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәклеген җитди уйларга һәм чын экстремизмга каршы көрәшергә вакыт түгелме? Ышанам, бу безнең ил омтылышларына күбрәк туры килер иде", ди.

Ясәвиев сүзләренчә, сайлаулардан соң хәрәмләшүләргә протест белдергән чараларга чыгу һәм 2010 елның ноябрендә хаксызга кулга алынган "Башка Русия" активисты Таисия Осипованы иреккә чыгару таләбе белән шигарләр күтәреп урам чарасында катнашу экстремизмга каршы үзәк хезмәткәрләренә ошамаган. Алар университет җитәкчелеге аша Ясәвиевкә басым ясарга теләгән.

"Университет җитәкчелеге белән бу хакта сүз булганлыгы турында миңа бик ышанычлы якын кешем әйтте", ди Ясәвиев.
XS
SM
MD
LG