Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстан көрәшчесенә хиҗапта чыгыш ясарга рөхсәт ителде


Көрәшче Водҗан Али Сераҗ Габделрәхим Шархани Лондон Олимпия уеннарына әтисе белән килде
Көрәшче Водҗан Али Сераҗ Габделрәхим Шархани Лондон Олимпия уеннарына әтисе белән килде
Халыкара Олимпия комитеты Согуд Гарәбстаннан килгән дзюдо көрәшчесе Водҗан Али Сераҗ Габделрәхим Шарханига хиҗапта чыгыш ясау рөхсәт ителде, дип белдерде. Бу хакта Согуд Гарәбстанның Олимпия комитеты һәм Халыкара дзюдо федерациясе арасында сөйләшүләр барды.

Согуд Гарәбстаннан беренче тапкыр килгән хатын-кыз спортчы дзюдо ярышында җомга катнашырга тиеш. Халыкара дзюдо федерациясе ярыш вакытында хиҗап куркыныч һәм көрәш тәртибен боза, дип аны салырга кушкан иде. Әтисе көрәшче кызының хиҗапны салуына каршы булды.

Уеннарда тагын бер хатын-кыз, йөгерүче Сара Аттар катнаша.

Рияд Олимпия уеннарына ике хатын-кызны җибәрүне июнь аенда гына рөхсәт итте. Озак еллар Халыкара Олимпия комитеты рәсмиләр белән спорт чарасына хатын-кызларны да җибәрү мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып барды.

Лондон уеннарында өч меңләп мөселман спортчы катнаша. Халыкара Олимпия комитеты ураза тотарга теләгән спортчылар өчен шартлар тудырды.
XS
SM
MD
LG