Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөфәр Галиуллин: "Һөҗүмнәр Татарстанны болгату өчен эшләнгән"


Зөфәр хәзрәт Галиуллин
Зөфәр хәзрәт Галиуллин

Зөфәр хәзрәт Галиуллин – Кол Шәриф мәчетен төзүдә башлап йөргән кешеләрнең берсе, Тукай бүләгенә ия булган беренче дин әһеле, берничә китап авторы. Аннан Татарстан мөселман өммәтендә барган соңгы вакыйгалар хакында сораштык.


– Зөфәр хәзрәт, сез Татарстанның дини тормышын төптән беләсез. Республикада ваһһабчылар барлыгына ышанасызмы?

– Юк, ышанмыйм. Җүләрләр бар, ләкин аларны “ваһһабчылар”, “маһһабчылар” дип бүлергә кирәкми. Алар элек тә булган, андыйлар белән эшли белергә кирәк. Элек аларны “кара имамнар” дип йөргәннәр. Мәсәлән, Тукайны күмүдә Галимҗан Баруди, Муса Биги, Зыя Камали, Риза Фәхретдин кебек ислам диненең мәшһүр галимнәре катнаша. Тукайны күмгәндә, шул кара имамнар: “Нигә ул шагыйрь кисәгенең нәҗесен күтәреп йөрисез? Нәҗес бит ул, чүплеккә генә атыгыз”, диләр. Шунда Баруди әйтә: “Мин аның дүртьюллык шигыре өчен моннан алып Мәккәгә кадәр күтәреп барырга да риза”, ди.

Җүләрләр, адашкан кешеләр һәрвакыт була. Булырга тиеш алар, чөнки ислам дине әле генә үсә башлады. Мөселманнар арасында белемлесе бар, белемсезе бар. Аннары яшькә дә карарга кирәк. Яшь чакта кан уйный бит ул. Аңа көрәшергә кирәк, үзенә көндәшләр эзли башлый. Андыйлар белән эшли белергә кирәк. Шуның өчен мөфти сайлап куела. Ләкин безнең Татарстанда мөфти юк! Бөтен Татарстан ялгыша, чөнки Илдус Фәиз нинди мөфти булсын? Мөфти ул – фәтва бирүче, профессор шикелле дәрәҗә, ә түрә түгел. Түрә беләсезме кем ул? Үзенең фикере булмаган кеше түрә була. Фәиз – түрә, ул диния нәзарәте рәисе, ләкин берничек тә мөфти түгел.

Мәзһәбләр турында сөйләргә яратабыз. Хәтта Абу Хәнифә 18 ел укыганнан соң да фәтва бирергә курка. Ә имам Мәликтән 40 галим фәтва бирүен сорыйлар, шуннан соң гына ризалаша. Әле ул 30-40 ел укып та, фәтва бирергә курка. Ә без театр училищесы кешесен мөфти дип йөрибез. Мөфти – фәтва бирүче. Илдус Фәизнең берәр фәтвасен күрсәтегез? Татарстанның бөтен бәласе – дәрәҗәле имамнар булмауда. Дәрәҗәле имамнар булганда гына бөтен мөселманнарны бер җиргә туплап була. Ислам ул – хакимият көченә түгел, ә рухи көчкә ия. Шуңа күрә аны административ көч белән чишеп булмый. Хөкүмәт вертикале төзүнең нәтиҗәсе бу, ә ислам һәрвакыт демократик дин булды. Ул аңа түзми. Хәтта пәйгамбәребез Мөхәммәт с. г. в. башта “Лә илаһә илләллаһ уә Мөхәммәдүр-рәсүлүллаһ” дип җәза бирмичә әйттергән, аннары соң гына шәригать кануннарын кертә башлаган.

Икенчедән, Илдус Фәизне яратмаган һәрбер кешене экстремист дип карый башласаң, Татарстанның 99%ы экстремист булып чыга. Ул әйткәне генә дөрес ислам түгел, чөнки аны Фәиз билгеләми. Аңа беркем дә риза булмаячак. Исламның үз кануннары бар.

– Бу һөҗүмнәрнең кемгә кирәк булган? Максатлары нидә була ала?

– Бу адымга татарлар да, мөселманнар да бармас, чөнки Татарстан моңарчы тыныч яшәде. Бу кемнәрнедер борчыды. Аларны сез күреп торасыз: Сөләйманов, Амелиналар унар ел Татарстанны ваһһабчылыкта гаепләп утыралар. Ә Татарстанда берни дә булмады, сүзләре буш калды. Бәланең башы шуларда, чөнки мөселманнарга бу кирәкми. Ә менә хәзер шул “экспертлар” бөтен җиргә “Без әйткән идек” дип интервью бирәләр. Әле бернинди гаеплеләр табылмаса да, экстремизм хакында сөйли башладылар.

Бәлки бу һөҗүмнәрдә икътисади мәсьәлә ятадыр. Бәлки акча бүлә алмаганнардыр. Ләкин шуңа карамастан, мөселманнарга каныга башладылар. Исламның моңа бернинди катнашы юк. Әле нәрсә икәнен белмиләр, мөселманнарны төрмәгә ябалар. Фаҗига көнне бөтен хәзрәт-имамнар кайгыга батканнар иде, чөнки бу һөҗүмнәр кемгә кирәктер, әмма мөселманнарга кирәк түгел. Шәхсән мин Вәлиулла хәзрәткә, Илдус хәзрәткә мөкиббән китәм дип әйтә алмыйм, ләкин алар – кеше. Килешү-килешмәү – икенче мәсьәлә. Әгәр көпә-көндез кешене үтерәләр икән, димәк, җәмгыять сәламәт түгел. Бу Татарстанны болгату, аның дәрәҗәсен төшерү өчен эшләнелгән.

– Илдус Фәиз урынына вакытлыча Абдулла Әдһәмов куелды. Бу мөфти урынын бөтенләй калдыра дигән сүзме?

– Калдырса, бик яхшы булыр иде, чөнки аны бик үк кабул итмиләр иде. Күптән түгел Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров вафат булды, аларның туганнарының кайгыларын уртаклашып күпме мөрәҗәгать җибәрелде, ә бу очракта тынлык хөкем сөрә. Хәтта хәзер мөфти аягында тырнагы сынды дип мәзәк сөйли башладылар. Бу бит күрсәткеч. Аңа карата мөнәсәбәтне күрсәтә дигән сүз. Бу вазгыять килеп чыгасын алдан ук әйттек бит инде. Рейхстагка ут төртелде, хәзер бер елдан соң гаеплеләрне эзли башлаячаклар дип фаразладык. Һәм менә нәкъ бер елдан гаеплеләрне тота башладылар. Фәиз шуның өчен куелды да ул. Шуңа күрә, тагын бер кабатлап әйтәм: ислам хөкүмәт вертикаленә түзә алмый.

– Кайбер матбугат чыганаклары Рамил хәзрәт Юнысны Лондонга качкан дип яза. Бу һөҗүмнәргә аның катнашы була аламы?

– Белмим, һәрбер кеше үзе өчен җавап бирә. Теләсә нишләсеннәр. Шәхсән мин аның урынында булсам, китмәс идем. Ә Рамил белән Илдус алар хаклык өчен түгел, ә елый-елый акча өчен сугыштылар. Калырга теләгән икән, нигә китәргә соң? Халкың нәҗескә төшкән икән, кырыйда чабып йөреп чиста калып булмый. Авыр вакытта халкың белән бергә булырга кирәк. Имеш, Миңнеханов җибәргән дип әйтеп калдырган икән мәчеттә. Аның үз тормышы, безнең үз тормышыбыз. Һәр кеше үзе өчен үзе җавап бирә.
XS
SM
MD
LG