Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хәзерге хәлләр 37нче ел белән бик охшаш"


Фәрит Гатауллин
Фәрит Гатауллин

Казанда мөфти Илдус Фәизнең машинасы шартлау һәм Вәлиулла Ягъкубның үлеменнән соң Алабуга һәм Түбән Кама калаларында, район-авылларында да мөселманнарны кулга алулар булды.

Тоткарланучыларның үзләре әйтүенчә, Алабугада алты, Түбән Камада унөч кешене полиция бүлекләренә китергәннәр. Алар нинди шартларда тотылган, тикшерүчеләрне нәрсәләр кызыксындырган? Әңгәмәдәшләребезгә без шушы һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттек. Фәрит Гатауллин Алабугада яши һәм үзен мөселман дип санаса да, мәчеткә йөрми. Ислам шартларын өендә генә башкара икән.

“21 июльдә иртәнге сәхәрдән соң намаз укырга җыена идем. Өй янында кеше тавышлары ишетелде. Бераздан минем исем-фамилияне әйтеп кычкырдылар. Ишек алдына чыксам, капка төбендә полиция кешеләре. Майор Кузнецов, сездә тентү уздырырга боерык алдык, диде. Иртә таңнан килүләре бик сәер тоелды.

Тентү барышында тупаслык күрсәтелмәде. Мине, кайбер нәрсәләрне ачыклыйбыз дип, полициягә алып киттеләр. Алдадылар. Барып җиткәч, миңа әлегә ике тәүлеккә тоткарлау, аннан мәхкәмә буласын әйттеләр дә ябып куйдылар. Биредәге шартлар зарланырлык булмады, хәтта намаз уку, авыз ачу вакытларын әйтеп тордылар. Соңрак ачыкланды, Алабугада алты кеше кулга алынган булган.

Тикшерүчеләр 19 июльдә кайда булуым, Казанга бару-бармавым белән кызыксынды. Дини кеше буларак мәчетләргә йөрмәвемнең сәбәбен дә сораштылар. Әйе, мин мәчеткә йөрмим, намазларны өйдә укыйм. Русия империясендә ислам динен моннан бик күп еллар элек үк бозганнар. Хәзер дә диннең асылын үзгәртергә тырышу бара. Минем вазифам саф ислам динен тоту. Иреккә чыккач мин кулга алынучыларның кайберләре белән сөйләштем. Куркыту-янауларга дәгъвалар юк иде. Өйләребездән кайбер газетларны, язмаларны алдылар үзе.

Мәрхүм Вәлиулланы баштарак хөрмәт иттем. 2000 еллардан Алла кушкан эшне түгел, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау эшенә игътибар бирүе кискен сизелде. Ислам динендә генә чын ирек, фикер хөрлеге. Бу күренеш бозыла башлады, төрле фиркаләрне, мәзхәбләрне эзәрлекләү башланды. Соңрак сәләфилек турында сүз китте. Кеше үзе дә аңламаган нәрсәләр буенча гаепләүләр китте. Хәзерге хәлләр 37нче ел белән бик охшаш”, дигән чагыштыру белән тәмамлады сүзен Фәрит Гатауллин.

Түбән Камада яшәүче Алмаз Якуповны шулай ук 21 июльдә, кичке якта кулга алалар.

“Миндә беренче чиратта тентү уздырдылар. Компьютерны, берничә китапны алдылар. Аннан кичке якта, сәгать бишләргә полиция идарәсенә чакырдылар, янәсе, полиция башлыгының минем белән ни хакындадыр сөйләшәсе бар икән. Ул минем белән сөйләшмәде, ләкин кичке сәгать уннарда ябып куйдылар. Аннан 25 июль көнне чыгардылар. Аннан ике тапкыр мәхкәмә булды һәм тоткарлауны тагын өч көнгә озайттылар. Ике көннән чыгардылар. Кулда булганда да уразаны өзмәдем. Биредәге сораулар Казан вакыйгалары белән бәйле иде.

Без ябылуда 13 кеше булганбыз. Тентү вакытында алынган әйберләремне кире кайтармадылар әле. Якын көннәрдә шуларны сорап барырга җыенам”, дип сөйләде 65 яшьлек Алмаз Якупов.

Алмаз әфәнде әйтүенчә, 90нчы еллар башында ул Түбән Кама ТИҮ сафларында булган. Шушы оешма вәкилләре арасында беренчеләрдән булып ислам юлына баскан.
XS
SM
MD
LG