Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның куәт оешмалары сәләфиләрне гаепли


Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохорин
Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы Артем Хохорин

3 августта дәүләт шурасының гадәттән тыш җыелышында Татарстанның куәт җитәкчеләре соңгы вакыйгаларга карата үз карашын җиткерде.

3 августта Татарстан дәүләт шурасының гадәттән тыш җыелышында иминлек мәсьәләләрен багучы вице-прмьер Әсгәть Сәфәров экстремистлар һәм хакимиятләр арасындагы көрәшне сурәтләгәндә “йә без аларны, йә алар безне” дип белдерде.

Аның сүзләренчә, мөфти машинасын шартлату һәм Валиулла Ягъкуп үлеменә аларның радикаль исламчылар белән көрәше сәбәпче булырга мөмкин һәм гаеплеләрне сәләфиләр арасында эзләргә кирәк.

Сәфәров бу дини агым тарафдарлары элекке мөфти Госман Исхаки вакытында иркенләп үсеп барды һәм аңа зур теләктәшлек күрсәтеп торды, диде.

Татарстанның элекке эчке эшләр министры "хакимият оешмалары да сәләфиләрнең көчәеп китүенә юл куйды, дәүләт бу өлкәне соң җайлый башлады", дип белдерде.

Сәфәровны министр урынында алмаштырган Артем Хохорин да ул башлаган сүзне дәвам иттерде.

Татарстанның данын экстремистлар арттыра

Хохорин сүзләренчә, толерантлык белән танылган Татарстанда инде 13 ел буе күзгә күренмәгән сугыш бара. Шартлаулар, үтерешләр оештырыла.

Аның сүзләренчә, экстремистлык дәрәҗәсе тыеп булмый торган критик дәрәҗәгә җитеп килә.

“Исламның радикаль агымнары Татарстанда бик күп тарафдарлар тапты, республикада шул юнәлештә инде бер буын яшьләр тәрбияләнеп үсте. Бүген сәләфиләр имамнар һәм гади мөселманнар арасында да очрый. Алар урта, хәтта башлангыч белем йөртларына үз сәясәтен алып бару омтылышларын ясый”, дип белдерде Артем Хохорин дәүләт шурасы утырышында.

Аның сүзләренчә, сәләфиләр шул хәтле сәләтле икән, алар җинаять төркемнәре арасына кереп, андагы кешеләрне үз ягына аудара, төрмәгә утырткан очракта, анда да тоткыннарны “эшкәртә”, аларны радикаль идеология белән сугарылган җинаятьләргә этәрә икән.

Хохорин "хәзерге вакытта экстремистлыкта шикләнелгән берничә йөз кеше исәптә тотыла. Аларны контрольдә тотар өчен безнең мөмкинлекләр генә җитми”, диде.

"Сәләфиләр белән эш йөртмәгез!"

Министрлык идарәсе башлыгы радикаль исламчылар белән мәгълүмат чаралары аша, җәмәгатьчелек көчләре белән күмәкләп көрәшергә чакыра.

Хохорин сәләфиләр белән эш йөртмәскә киңәш итә. Мәсәлән, эшмәкәрләргә теге яки бу ширкәт белән бәйләнешкә кергәндә, Диния нәзарәте белән киңәшләшергә кирәк, башкача акчалар террорчыларга китәргә мөмкин, ди ул.

Хохорин Татарстанда экстремистлыкны кисәтү өчен төрле яклап контрольне арттырырга һәр муниципаль берәмлектә террорга каршы комиссияләрне тулы куәткә эшләтеп җибәрергә кирәк диде.

“Бүген чаралар күрмәсәк, иртәгә соң булачак”, дип белдерде ул.

19 июльдә булган җинаятьләрдә гаеплеләрне табу өчен дәүләт оешмалары бөтен булган көчен куячак, дип ышандырды Русия эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсе башлыгы.

Эчке эшләр идарәсе игълан иткәнчә, 1999 елдан башлап 13 экстремист террорчы оешманың эше туктатылды, 73 кеше җавапка тартылды, 5 кеше кулга алынганда каршылык күрсәткәннән соң атып үтерелде, тагын 11 кеше хәзер тикшерелә, 11 кеше эзләнә.

Артем Хохориннан мөселманнарның дин әһелләренә һөҗүмнәр белән бәйле күпләп кулга алыну хәбәренә аңлатма бирүен көттеләр, әмма ул ничә кешенең, ни сәбәпле тоткарлануын хәбәр итмәде.

“Азатлык” хәбәрчесе тикшерү комитетының Татарстандагы вәкиллегенә дә аңлатмалар сорап мөрәҗәгать итте. Әмма анда да тикшерүгә зыян салу куркынычына сылтап, бернинди рәсми мәгълүмат бирмәделәр. Бәлкем киләсе атна ахырында яңа мәгълүмат чыгачак, дип ышандырдылар.

Белгәнегезчә, мөселманнарны яклап оештырылган каршылык чараларында республика буйлап берничә йөз кешенең тоткарлануы, өйләрендә тентү үткәрелүе хакында белдерелгән иде.
XS
SM
MD
LG