Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (95)


Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин
Владимир Ленин һәм Иосиф Сталин

Казанда мөселман комиссариаты бүлекчәсе төзелүенең тәэсире бик тиз күренә. 23 февраль берничә мең солдат катнашкан җыелыш үтә.

Милләтләр комиссариаты һәм Мөселман комиссариаты (III)

Мөселман комиссариаты, төзелү белән үк, актив эшкә керешә. Мәскәүдән хәбәр алган сул фракция II Бөтенрусия мөселман гаскәриләре съездын тулы составта ташлап китә (17 февраль). Казан Эшче, солдат һәм крәстияннәр Советы, Я.Шейнкман һәм Васинский кул куйган карар нигезендә, Өлкә мөселман комиссариатын төзүен игълан итә. Аңа түбәндәге кешеләр керә:

М.Солтангалиев (рәис),
С.Сәедгалиев (рәис урынбасары),
Гали Касыймов (хәрби комиссар),
Х.Юмаголов (секретарь, хәзинәче),
Ш.Әхмәдиев ( мәгариф комиссары),
Исхак Рәхмәтуллин (матбугат комиссары),
Исмәгыйль Рәхмәтуллин (контрреволюциягә каршы көрәш комиссары),
Садыйк Әхмәтов (иҗтимагый иминлек комиссары),
Вәли Шәфигуллин (“Эшче” газетасы мөхәррире).

Күргәнебезчә, бу большевик комиссариатында Милләт Мәҗлесе депутаты Ш.Әхмәдиев әгъза булып торган.

Казанда мөселман комиссариаты бүлекчәсе төзелүенең тәэсире бик тиз күренә. 23 февральдә 95нче полкның берничә мең солдат катнашкан җыелышы үткәрелә. Шул ук көнне Казан Эшче, солдат һәм крәстиян вәкилләре Советы боерыгы белән 200 чамасы революцион полкларның гаскәриләре һәм Хәрби Шураның күренекле әгъзалары кулга алына. Тоткыннар арасында Ильяс һәм Җиһангир Алкиннар, Госман Токумбәтов, Йосыф Мозаффаров һәм хәрби имам Гатаулла Бәһаэддинов булалар.

Әлбәттә, бу вакыйга бомба шартлау белән бер була. Хәрби корылтай моңа протест белдерә һәм кирәкле чаралар күрергә әзерләнә. Шуннан соң Революция комитетының һәм вакытлы мөселман инкыйлаб комитетының уртак белдерүе чыга. Аңа комитет рәисе Грасис, аның урынбасары Гинзбург, әгъзалары Шейнкман, Сәедгалиев, мөселман инкыйлаб комитеты рәисе Газиз Монасыйпов, әгъзалары Шамил Таһиров, Х.Eникеев, Габдрәшитов, Исхаков имзаларын куя. Белдерүдә болай диелә:

“Революцион Совет мөселман Хәрби шурасының уң канаты лидерлары Ильяс Алкин, Йосыф Мозаффаров, Токымбәтов һәм Җиһангир Алкиннарны иреккә чыгару таләбен кискен гаепли.
  1. Бөтен мөселман оешмалары Идел-Урал дәүләтен төзүгә, оештыруга катнашмаячак.
  2. Казанда һәм Казан Совет Эшче-крәстиян җөмһүриятендә граждани һәм хәрби хакимият Казан эшче, солдат һәм крәстиян вәкилләре Советы белән Мөселман комассариаты кулында".
Тик, бу белдерүгә карамастан, Мөселман комиссариаты (яки элекке исеме белән атаганда Мөселман социалистик комитеты) дошманлыкны куертырга әлегә вакыт түгел дип кулга алынганнарны азат итү турында карар чыгара һәм ул гамәлгә дә керә. Ләкин эшләнгән эш эшләнгән: арадагы мөнәсәбәтләр һичшиксез бозылырга тиеш була. Дәүләт думасы әгъзасы Әкрам Биглов бөтен солдатлары белән большевикларны яклавын белдерә. Бу вакыйга Хәрби шураны чын мәгънәсендә какшата.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG