Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия студентлар берлеге КФУны алдашуда гаепли


Русия студентлар берлегенә Казан федераль университетына һәм башка югары уку йортларына кабул итү канунсыз төстә баруы турында гаризалар килә.

Русия Мәгариф министрлыгы карарында күрсәтелгәнчә, югары уку йортларына кабул итү барганда, иң югары баллар тәкъдим итүче абитуриентларга өстенлек бирелергә тиеш.

Аларга “кабул итергә тәкъдим ителгән” дигән статус бирелә. “Беренче дулкын” студентлар алынганнан соң, алар аттестаның төп нөсхәләрен алып килгәннән соң, буш урыннар калган очракта бюджетлы урыннарга түбәнрәк баллы яшьләргә дә керергә мөмкинлек бирелергә тиеш.

Чынлыкта югары уку йортлары башкаларга караганда азрак бал җыйган, “кабул итәргә тәкъдим ителгән” статусы булмаган укучыларны алган. Шулай итеп абитуриентларның “икенче дулкын” вакытында югары уку йортына керү хокуклары бозылган, дип белдерә Русия студентлар берлеге.

Бу оешма тишкерү үткәрергә сорап Русия баш прокуратурасы, Мәгариф өлкәсен күзәтүче дәүләт оешмасына мөрәҗәгать иткән.
XS
SM
MD
LG