Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Идел-хаҗ» башлыгының адвокаты мәхкәмәгә шикаять итә


Татарстан мөфтияте җитәкчелегенә булган һөҗүмнәрдән сак астына алынган «Идел-хаҗ» ширкәте рәисе Рөстәм Гатауллинның адвокаты Марина Еникеева үзенең тикшерүчеләр өстеннән Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә шикаять әзерләвен әйтә. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Гатаулинның тикшерү барганда ябылу урыныннан юкка чыгуы бу шикаятьне язарга сәбәп булган. Соңыннан Гатаулинны тикшерү тәҗрибәсе үткәрү өчен Яшел Үзәндәге вакытлыча тоткарлау изоляторына алып китүләре билгеле булды. Адвокат мондый гамәлләр кылганда үзенә хәбәр итүләрен һәм яклаучысы янында булырга тиешлеген таләп итә.

Еникеева сүзләренчә, Гатаулинны Яшел Үзәнгә алып китеп аның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкиннәр.

23 июль көнне булган мәхкәмәдә Гатауллин ике айга сак астында калдыру карары чыгарылган иде.
XS
SM
MD
LG