Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура төрмәдә күсәк тапкан хокук яклаучыны тикшерә башлаган


Түбән Каманың төрмәләр прокуратурасы туберкулёз белән авырганнар ябылган төрмәгә килеп мыскыллы сүзләр язылган күсәк тапкан төрмәләрдә кеше хокукларының торышын күзәтүче иҗтимагый комиссия әгъзасы Владимир Рубашныйны тикшерә башлаган.

Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, бүген Түбән Каманың төрмәләрдә канун саклануны тишкерүче прокурор вазифаларын башкаручы Юрий Васильев иҗтимагый комиссиягә җиде сорау җибәргән. Прокуратура кызыксынган сораулар арасында “төрмә идарәсе керергә рөхсәт бирдеме?”, “кизү бүлегеннән чыгып китәргә таләп итмәделәрме?” дигәннәре дә бар.

Шулай ук прокуратураны Рубашныйның әлеге 1нче санлы савыктыру төрмәсе җитәкчесе белән очраша алу-алмавы, аңа булган җитешсезлекләрне җиткерү-җиткермәве дә кызыксындыра.

Рубашный прокуратурага язган җавабында төрмәдә булганда канун бозмавын белдергән.

Әлеге күсәк турында хәбәр таралгач, Татарстанның төрмәләр идарәсе, үзләренең эшләрен начар итеп күрсәтергә тели дип, хокук яклаучыларны гаепләде. Бу күсәкнең табылганның икенче көнендә үк яндырылганы да хәбәр ителде.

Рубашный Азатлык радиосына күсәкнең күптән кулланылганга ошавын әйткән иде. Рубашный бу күсәк тоткыннарга карата көч куллану өчен тотылган булырга мөмкин дип тә белдерде.
XS
SM
MD
LG