Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткындагыларны җәберләүнең яңа төрләре ачыклана


Түбән Камадагы төрмәдә күсәк табылгач төшерелгән фото
Түбән Камадагы төрмәдә күсәк табылгач төшерелгән фото

Шампан шешәсе, агач күсәк, электр урындыгы, агач чүкеч – Татарстанда ябылганнарны җәзалауда кулланылган һәм кулланылган булырга мөмкин дип шикләнелгән кораллар.

Татарстан мөфтияте җитәкчелегенә булган һөҗүмнәрдән соң сак астына алынган Марат Кудакаевның үзенә карата көч кулланулары турында язылган шикаяте республикадагы тикшерү комитетына тапшырылган. Бу шикаятьне комитетка Кудакаевның җәмәгате илткән.

Моннан ике ел элек Татарстан диния нәзарәтендә көч структуралары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы булып эшләгән Кудакаев үзен кыйнаулары һәм электр тогы тоташтырылган урындыкка утыртулары турында адвокаты аша җәмәгатенә белдергән иде.

Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Эдуард Абдуллин Азатлык радиосына Кудакаев кулы белән язылган шикаять килүне раслап: "Әлеге фактлар тикшереләчәк һәм карар да булачак", дип әйтте.

Казан хокук яклау үзәге дә, үз чиратында, Кудакаевка карата көч куллануны тикшерәчәк. Үзәк сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, шушы бер-ике көн эчендә Кудакаев тоткарлап тору урыныннан 1нче санлы тикшерү барганда ябылу урынына китереләчәк һәм хокук яклаучылар аның янына керергә җыена.

“Күсәкнең күптән кулланылганы күренеп тора иде”

Кудакаевка карата көч куллану Түбән Камадагы төрмәдә хокук яклаучыларның күсәк табып алуы белән бер вакыткарак туры килде. Күсәк турында шау-шу таралырга да өлгермәде, Татарстанда җәзаларны гамәлгә ашыру идарәсе (төрмәләр идарәсе) 30 июль көнне, бу күсәкнең 25 июль көнне генә табылуын әйтеп, 26 июльдә инде аның яндырылганын да белдерде. Төрмәләр идарәсе, күсәк табылгач, үзләренең эшләрен начар итеп күрсәтергә тели дип хокук яклаучыларны гаепләде.

Владимир Рубашный
Владимир Рубашный
Түбән Камадагы әлеге төрмәгә башка ябылу урыннарыннан туберкулёз белән авырганнарны китереп дәвалыйлар. Араларында моңа кадәр каты сак астында тотылганнары булырга мөмкин. Төрмәләрдә кеше хокукларының торышын күзәтүче иҗтимагый комиссия әгъзасы Владимир Рубашный 26 июль көнне Түбән Камага әлеге төрмәгә, берничә качу очрагы булганга, тоткыннарны бу хәлгә китергән сәбәпләрне ачыкларга барган була һәм шунда көтмәгән җирдә күсәкне күреп ала.

"Бүлмәләр буйлап йөргәндә берсендә ПР-73 дип аталган резин таяклар белән бер өстәлдә яткан күсәкне күреп алдым. Кизү башлыгы ярдәмчесеннән бу әйбернең нигә кирәк булуы турында сорадым, чөнки таякка мыскыллы сүзләр язылган иде. Ул башта берни дә аңлата алмады. Аннан соң төрмәдә утыручылардан дәлил буларак алынган әйбер икәнлеген аңлатырга тырышты. Мин аннан, әгәр дәлил буларак алынган икән, нигә аерым бер үтә күренмәле капчыкка салынмавын, кемнән кайчан алынуы турында язу булмавы турында сорадым. Шулай ук нигә тиктән-тик кизү бүлегендә аунап ятуына гаҗәпләнүемне белдердем. Нәтиҗәдә ул берни дә аңлата алмады. Мин бу күсәкне төрмә башлыгына күрсәтү өчен алмакчы идем, әмма кизү ярдәмчесе күсәкне миңа бирмәде. Мин бу күсәкне берничә тапкыр фотога төшердем. Казанга кайткач бу хакта Татарстандагы төрмәләр идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишинга гариза язып шикаять иттем.

Түбән Кама төрмәсендә табылган күсәктәге язулар
Түбән Кама төрмәсендә табылган күсәктәге язулар
Алар бу күсәкне юк итсә дә, аның булганлыгын фотодагы өстәл, ул өстәлдә хезмәткәрләрнең баш киеме һәм кәгазьләр ятуы дәлилләп тора.

Бу күсәкнең өр-яңа булмавы күзгә ташланып тора иде. Сабы озак куллауны күрсәтә – керләнгән иде. Күсәктәге язулар да төрле кул белән язылганлыкны күрсәтеп тора. Минем уйлавымча, кизүдән-кизүгә күчкәндә бу күсәккә язулар өстәлеп торган булырга мөмкин. Мин бу күсәк анда инде күптәннән үк булган дип уйлыйм", ди Рубашный.

Менделеевски төрмәсендә дә күсәкләр булган

Түбән Камадагы 1нче санлы дәвалау төрмәсеннән соң хокук яклаучылар Менделеевскийдагы 10нчы санлы төрмәгә барган. Алар күсәк күрүләре турында төрмә җитәкчесе Әсгать Кадыйровка сөйләгәннәр.

"Кадыйровны Казаннан әле күптән түгел генә күчерделәр. Ул монда килгәч тә үзенең беренче эше итеп күсәкләрне җыеп алуы турында әйтте. Аларның монда шулкадәр күп булганлыгын әйтте", ди Рубашный.

Чүкечләр дә җәза коралы булырга мөмкин

Рубашный төрмәләрдә озын саплы агач чүкечләрне дә (киянки) бик еш очратуын әйтә. Гадәттә түтәсе резинадан эшләнгән бу чүкечләр белән кизү хезмәте төрле урыннарга суккалап, тоткыннар диварны тишеп качарга әзерләнми микән дип тикшереп карый. Суккач чүкеч төрле урында төрле тавыш чыгара.

"Бу коралны да төрле максатларда кулланып була. Кизү һәм күзәтүчеләр тикшерүчеләргә бу корал безгә бушлыкларны табарга ярдәм итә дип әйтә ала. Шулай ук чүкечләрне тоткыннарны кыйнар өчен дә кулланып була. Безгә 2нче колониядә утыручылар шушы чүкечкә охшаш бер әйбер белән көч кулланулары турында сөйләгән иде. Без аны ныклап тикшерә алмадык. Чөнки ябылудагы тоткын үзенең алдагы тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркып шикаять язудан баш тартты", ди Рубашный.

Рубашный әлеге 2нче колониядә ел башында оператив бүлек башлыгын тоткыннарны кыйнау очраклары булган өчен эшеннән алганнарын әйтте. Аның фикеренчә, бу вакыйга да әлеге төрмәдә чүкеч, йә булмаса күсәк куллануга ишарә булып тора.

Шампан шешәсе министрны эштән китәргә мәҗбүр итте

Казан март аенда шампан шешәсе белән үзен “дөньяга танытты”. “Дальний” полиция бүлегендә Назаров вәхшиләрчә шампан шешәсе белән көчләнеп җәберләнгәч, хастаханәдә үлде. Бу хәлләрдән соң “Дальний”дагы бөтен җитәкчелек һәм кайбер хезмәткәрләр эштән куылды. Гаепле дип шикләнелгән биш кеше сак астына алынды. Шуннан соң “Дальний”да башкаларның полиция хезмәткәрләре тарафыннан мәсхәрәләнүе билгеле булды. Бу хәлләрдән соң Татарстанның эчке эшләр идарәсе башлыгы эшеннән китте.

Көч куллану бөтен илдә традициягә әйләнгән

“Агора” хокук яклау ассоциациясе юристы Павел Чиков әйтүенчә, рәсми мәгълүматларга күрә, Русия тикшерү комитеты хокук саклау оешмалары хезмәткәрләре өстеннән язылган 80 меңләп шикаять ала. Шуның бары тик дүрт меңләбенә генә җинаять эше ачыла, ягъни 95 процент шикаять эзсез юкка чыга. Чиков шикаятьләрнең 60 процентының дәлилләнгәнлеген дә әйтә.

Чиков полициянең җәзалавы яңалык булмауны һәм бу хәлләрнең Татарстан өчен генә үзгә бер күренеш түгеллеген дә белдерә.
XS
SM
MD
LG