Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү Лондондагы уңышсызлыгын таный


Президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов
Президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов
Лондонда тәмамланып килүче Олимпия уеннарында Русия җыелма такымы дүрт ел элек үткән Пекин Олимпиадасындагы уңышын кабатлый алмас кебек. Бүген бу турыда президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов белдерде. Шулай итеп Кремль бу Олимпиядәге медальләр планын үти алмавын таныды.

Иванов Русия такымының тарихта беренче мәртәбә алтын медальләр исемлегендә хәтта беренче өчлеккә дә керә алмавына басым ясады. Бу инде Русия спортының бик зур уңышсызлыкка дучар булуын күрсәтә. “Безнең җыелма такым Пекин нәтиҗәләрен кабатлый алмас кебек. Шуңа күрә мондый нәтиҗә ясарга була: тарихта беренче мәртәбә өченче гомумтакым урынын ала алмаячакбыз”, диде Иванов.

Пекин Олимпия уеннарында Русия барлыгы 73 медаль яулаган һәм шуның 23-е алтыннан булган иде. Лондон уеннары башланыр алдыннан Русия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков бу юлы 25 алтынга өметләнүен белдерде. Әмма ярышлар тәмамланырга өч кенә көн калып барганда Русия җыелма такымы нибары 11 алтынга, 19 көмешкә һәм 23 бронзка ия. Хәзергә Русиянең барлыгы 53 медале бар. Алтын медальләр саны белән Русия бишенче генә урында.

Русиядән алдарак - дүртенче урындагы Көньяк Корея спортчылары 12 алтынга, өченче урындагы Британия 22 алтынга, икенче урындагы АКШ 34 алтынга һәм беренче булып баручы Кытай 36 алтынга ия.

Пекинда Русия Кытай белән АКШны гына уздырып өченче урынга чыккан иде.

Иванов фикеренчә, Русия спортчыларының кайбер өлкәләрдәге нәтиҗәләре – уңышсызлык. “Ату, фехтование, бассейнда йөзү кебек спорт төрләрендәге уңышсызлыклар ачык күренә”, диде президент идарәсе башлыгы.

Русия йөзүчеләре Лондон Олимпиадасында дүрт медаль алсалар да, аларга алтын тәтемәде. Атучылар исә нибары бер генә медаль алды, анысы да бронз кына. Җиде медальгә, шул исәптән ике алтынга өметләнгән фехтование спортчылары өчне генә ала алды. Аларга да алтын эләкмәде.

Бу уңышсызлыклар өчен матбугатта төп гаеплеләрнең берсе буларак аталган Русия спорт министры Виталий Мутко кайбер спорт төрләрендә “бик кырыс нәтиҗәләр ясалачак" дип белдерде.

Президент идарәсе башлыгы Иванов, спорт түрәләренә карата нинди дә булса эш нәтиҗәләре ясалачакмы дигән сорауга җавап биреп, бу мәсьәләләр спорт федерацияләре карамагында, диде.

“Алар безгә буйсынмый һәм берничек тә президент идарәсе яки хөкүмәт тарафыннан идарә ителергә тиеш түгел. Ни дисәң дә, бездә Кытай системы түгел, һәм, әлбәттә, без кире аңа кайтмаячакбыз. Бу кирәк тә түгел”, диде Иванов.
XS
SM
MD
LG