Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирандагы җир тетрәүләрдә 227 кеше һәлак булган


Иран шимбә көнне булган ике җир тетрәүдә 227 кешенең үлүен, 1380 кешенең яралануын белдерә. Исәннәргә ярдәм күрсәтелә.

Иран шимбә көнге ике җир тетрәүдә 227 кешенең һәлак булуын, 1380-ләп кешенең яралануын белдерә. Баштарак эчке эшләр министрлыгы 250 кешенең үлүен, ике меңнән артык кешенең яралануын хәбәр иткән иде.

Эчке эшләр министры Мостафа Мөхәммәд Наҗар журналистларга эзләү-коткару эшләренең тәмамланганлыгын һәм хәзер төп көчләрнең исәннәрне азык-төлек һәм тору урыннары белән тәэмин итүгә юнәлтелүен белдерде.

Мөхәммәд Наҗар коткару төркемнәре эшен хуплап: “Алар бу көтелмәгән казага булган көчләре белән чыннан да яхшы җавап бирде. Алар гадәттән тыш яхшы эшләде, бик каты тырыштылар. Мин әлеге кризис чорында президент вәкиле буларак аларга шәхсән рәхмәтемне белдерәм. Кешеләргә рәхмәтемне белдерәм”, диде.

Министр әйтүенчә, зилзилә булган төбәктәге 600-ләп авылның яртысыннан артыгына зыян килгән. 16 меңләп кешене ашыгыч рәвештә тору урыны белән тәэмин итү зарур.

Коткару төркемнәрендә эшләүчеләрнең берсе Иран телевидениесенә: “Яраланганнарның һәм имгәнгәннәрнең меңнән артыгы хастаханәләргә озатылды. Төрле урыннарда махсус җиһазландырылган 11 эзләү һәм коткару төркеме эшли. 400-ләп ашыгыч ярдәм машинасы китерелде. Төрле төбәкләргә меңнән артык юрган һәм азык-төлек таратылды”, диде.

Русия президенты Владимир Путин Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗатка телеграм белән Русиянең ярдәмен тәкъдим итте.

Германия тышкы эшләр министры Гидо Вестервелле да Иран тышкы эшләр министрына тиз арада кызганыч белдерде һәм ярдәм тәкъдим итте.

Шимбә көнне җирле вакыт белән кичке бишләр тирәсендә Иранның Азәрбәйҗан виләятендә 6,4 дәрәҗәдәге җир тетрәү булды. 11 минут үтүгә 6,3 дәрәҗәдәге икенче җир тетрәү булды. Тирбәлешләр үзәкләре Тәбриз каласыннан 60 чакрымлап төньякта булган.

Күп кенә авылларның телефон элемтәсеннән һәм электр энергиясеннән өзелүе коткару эшләрен кыенлаштырды. Тәбриз шәһәрендә дә телефон элемтәсенең өзелүе хәбәр ителә.

Рәсмиләр төнлә тирбәлешләрнең кабатлануыннан куркып халыкны өйләрендә йокламаска чакырды.

Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат халыкны зыян күргәннәргә ярдәм итү өчен тупланырга чакырды.

Иранда төрле дәрәҗәдәге җир тетрәүләр еш булып тора. 2003 елда көньяк-көнчыгыштагы Бам шәһәрендә көчле җир тетрәү нәтиҗәсендә 25 мең кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG