Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанда нефть ширкәтендә Кытай эшчеләре белән бәрелешләр булган


Казакъстанның Атырау нефть эшкәртү ширкәте җитәкчелеге бер тулай торакта яшәгән казакъ һәм Кытай эшчеләрен аеру турында карар кабул итте. Казакъ эшчеләре Азатлык радиосына үзләренең башка урынга күчерелүен хәбәр итте. Моңарчы алар Балыкчы авылы янындагы тулай торакта яшәгән булган.

Бу хәбәрне ширкәт башлыгы урынбасары Алтай Томакаев раслады. Атырау өлкәсенең эчке эшләр идарәсе тикшерү башлануы турында хәбәр итте. Май аенда казакъ эшчеләре эш шартларын һәм хезмәт хакларын арттыруны таләп итеп урам җыеннары уздырган иде.
XS
SM
MD
LG