Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәте – акча юу урыны"


19 августта Казанда үткән пикет
19 августта Казанда үткән пикет

19 августта “ЗооСпас” иҗтимагый оешмасы Казан үзәгендә пикет үткәрде. Алар "хуҗасыз хайваннарны яклаучы канун булырга тиеш" дип белдерә.

“ЗооСпас” җитәкчесе Светлана Найденова сүзләренчә, бу канунда хуҗасыз хайваннарны үтерү тыелырга, әгәр андый очрак була кала икән, үтерүче җавапка тартылырга, хайваннарның шәһәрләрдә күпләп үрчемәве стерилизация юлы белән җайга салынырга тиеш.

“ЗооСпас” шулай ук Мирный бистәсенә урнашкан Хуҗасыз хайваннарны аулау хезмәте (СОБЖ) эшчәнлегенә дә ризасызлык белдерә. 19 август көнне үткән пикетта “ЗооСпас” Казан шәһәрендәге хуҗасыз хайваннарның хәле бик аяныч хәлдә булу турында язылган листовкалар таратты.

Казанның Тукай мәйданындагы “Кольцо” сәүдә күңел ачу үзәге янында булган пикет яныннан үтеп баручылар хайваннарның хокуклары өчен көрәшүчеләрнең бу чарасына битараф булмаган. Хайваннарга ярдәм итү тартмасына акча салганнар, гадәттә “ЗооСпас” җыелган акчаны хуҗасыз хайваннарны ашату өчен тота. Күпләр СОБЖның этләрне атуына зарланган.

“ЗооСпас” белдерүенчә, 2008 елдан 2011 елны да кертеп Казан шәһәрендә 100 меңнән артык эт үтерелгән. 2012 елда 4691 эт юкка чыгарылырга мөмкин. "ЗооСпас" бу саннарның СОБЖның хуҗасыз хайваннарны стерилизациялибез, аннары аларны тәрбияләп яхшы кешеләргә тапшырабыз дигән сүзләренең киресен күрсәтүен, ә СОБЖның Казан хакимияте аша бирелгән халык акчаларын юу урыны икәнне генә күрсәтеп торуын белдерә.

19 августта үткән пикет
19 августта үткән пикет
“Күп кешеләр СОБЖ эшеннән зарлана. Кешеләр урамда яшәүче хуҗасыз хайваннарны караган, аларны ашаткан, СОБЖ хезмәткәрләре килгән дә аларны үтереп алып киткән. Кешеләр караганга бу хайваннар чакыргач килә бит, СОБЖ нәкъ шундыйларны аулый да инде. Алар кулга ияләшмәгәннәр артыннан чабып йөрми. Алар акча юу өчен махсус шулай эшли”, ди Найденова.

Мирный бистәсенә урнашкан СОБЖның хуҗасыз этләрне, янәсе, тәрбияләп тору урынына иҗтимагый оешма вәкилләрен кертмиләр. СОБЖ хезмәткәрләре тотып алып киткән этләрне эзләп килүчеләр дә монда үзләренең дүрт аяклы дусларын таба алмауларын әйтә. Тимер койма белән әйләндереп алынган, саклана торган бу җиргә үтә алганнар да, анда тотылучы берничә этнең ябыгып беткән булуын, рәтле-башлы ашатылмаулары күренеп торганны сөйләгән.

“ЗооСпас” СОБЖның тиешенчә эшләмәве, бирелгән акчаларның башка максатларда тотылуы турында башта Татарстандагы тикшерү идарәсенә шикаять язган булган. Шикаятьләр уңай нәтиҗә бирмәгәч, Мәскәүгә Русия тикшерү комитетына язарга мәҗбүр булганнар. Найденова сүзләренчә, өстән тикшерергә дигән күрсәтмә төшкән. “Җинаять эше ачылуына шик бар, чөнки җаваплылыгы чикләнгән СОБЖ оешмасының җитәкчесе Рөстәм Нуруллин “Бердәм Русия”дән Казан шәһәре думасы депутаты”, дип әйтә Найденова.

Әлеге пикетта катнашкан Ростислав Смоляков: "Бөтен гаепне бер СОБЖга гына аударып калдырырга да ярап бетмәс, кешеләр дә миһербансыз, хайваннарны алалар, аннан бер айдан соң үзләренең бу этне, йә булмаса мәчене тота алмаганын аңлыйлар да, урамга чыгарып җибәрәләр", дип әйтә.

16 август Халыкара йортсыз хайваннар көне иде. Шул уңайдан үткән пикетта унлап кеше төрле шигарләр язылган, хайваннарны вәхшиләрчә үтерүне тасвирлаган рәсемнәр төшерелгән плакатлар күтәреп торды. Казан шәһәре хакимияте бу чараны үткәрергә рөхсәт биргән. “Күңелләренә хуш килмәсә дә, әле моңа кадәр үткәрмәгез дип әйткәннәре булмады”, ди Найденова.

Гадәттә “ЗооСпас” чараларына экологлар һәм башка иҗтимагый оешмалар да теләктәшлек күрсәтә. “ЗооСпас”быел өченче тапкыр пикетка чыкты. Әлеге проблемга җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәр өчен октябрь башында тагын чыгарга җыеналар.
XS
SM
MD
LG