Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 30 август чаралары Черек күлдә үтәчәк


"Уйна, гармун" чарасы быел да Г.Камал театры каршында үтәчәк
"Уйна, гармун" чарасы быел да Г.Камал театры каршында үтәчәк
Быел Казанда Шәһәр һәм Республика көне чаралары Черек күл паркында үтәчәк. Элекке елларда бәйрәм чаралары Меңьеллык мәйданы белән Болак буенда оештырала иде. Хакимиятләр бу үзгәрешне шәһәрдә барган төзекләндерү эшләре белән аңлатты.

Шәһәр көненә багышланган чаралар һәр районда 25 августта "Ишегалды" бәйрәмнәреннән башлана.

Республика көненә багышлап Татарстанда яшәгән төрле милләтләрнең гореф-гадәтләре белән танышу өчен чаралар, шәһәр буйлап үзэшчәннәр һәм осталарның чыгышлары, "Татарстан – безнең уртак йорт" исемле тамаша булачак.

Бәйрәм чаралары кич салют белән тәмамланачак.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG