Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Василий Аксеновны искә алды


Аксеновның 1977 елда төшкән сурәте
Аксеновның 1977 елда төшкән сурәте

Казанда язучы Василий Аксеновның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Аксенов-фест” фестивале үтте.

Шәһәр башлыгы Илсур Метшин сүзләренчә, “Аксенов-фест” – шәһәрнең мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлеше булып тора. “Нуриев һәм Шаляпин фестивальләре, “Созвездие”, Сабантуй һәм шулай ук Софья Гобәйдуллина, Максим Горький иҗаты белән бәйле чаралар безнең горурлана торган тарихыбыз”, диде Метшин.

Казанга быел да күренекле язучылар, тәнкыйтьчеләр, артистлар һәм композиторлар – Аксенов белән якыннан таныш булганнар килде. “Октябрь” журналы баш мөхәррире Ирина Барметова Татарстан башкаласында үтүче чараны “Язучы истәлеге” бүлеге дип атарга була дип белдерде. Аның сүзләренчә, Аксенов хатирәләр язарга яратмаган. Һәрвакыт үзенең хатирәләренең инде әдәби әсәрләренә кергәнлеген белдерә торган булган. “Казан шулай ук Аксенов истәлеге, соңгы тәмамланмаган әсәре аның бу шәһәргә багышланган иде”, ди Барметова.

Әлеге фестивальдә язучылар белән очрашулар да, чыгышлар булды, Аксенов белән бәйле хатирәләр барланды, джаз яңгырады. Социалистик көнкүреш музее мөдире Рөстәм Вәлиәхмәтов Василий Аксеновның музей-йортына карага манып язу җиһазы бүләк итте. Ул язучы гаиләсенеке булган.

Композитор-башкаручы Андрей Макаревич, моннан дүрт ярым ел элек булган вакыйганы искә алып, ул вакытта кайчандыр үзе яшәгән ярым җимерек өйне күреп Аксеновның монда джаз ишетелүен, шигырьләр укылуын, күргәзмәләр оештырылуын, кешеләрнең үзара очрашып торуын теләгәнен әйтте. “Мин нәкъ шулай булуына шатмын”, диде ул.

Метшин сүзләренчә, биш ел эчендә “Аксенов-фест” фестивале республика кысаларыннан чыгып, ил күләмендә дә танылуга иреште. Шәһәр башлыгы бу эшне дәвам итәчәкләрен әйтә.

Язучы юбилеена багышланган чаралар Мәскәүдә көз көне узачак. 21-22 сентябрьдә халыкара конференция, Аксеновны искә алу кичәсе булачак. Аксеновка багышланган чаралар Музыка йортында һәм Язучылар йортында үткәрү дә ниятләнгән.
XS
SM
MD
LG