Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү хакимиятләре "Стратегия 31" җыенын тыйды


Мәскәү шәһәр хакимиятләре 31 августта Триумф мәйданында оппозициянең "Стратегия 31" җыенын уздыруны тыйды. Оппозиция 2009 елдан бирле 31нче көне булган һәр айда Русия конституциясенең җыелу иреген биргән 31нче маддәсен яклап урам җыеннары оештыра иде.

Чараны оештыручыларның берсе, рәсми теркәлмәгән "Башка Русия" фиркасе җитәкчесе Эдуард Лимонов рөхсәт булмауга карамастан оппозициянең мәйданга җыелачагын хәбәр итте. Лимонов шәһәр хакимиятләрен Триумф мәйданын Лондондагы Һайд парк кебек ирекле фикер белдерү урынына әйләндерүне сорады.
XS
SM
MD
LG